Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роберт Миңнуллин Башкортстанда иҗат кичәләрен башлый
Роберт Миңнуллин Башкортстанда иҗат кичәләрен башлый
(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Күренекле әдип, Татарстанның халык шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин бүген Башкортстанда үзенең иҗат кичәләрен башлап җибәрә. Өч көн дәвам итәчәк шушы мәдәни чараларның тәүге көне Нефтекама шәһәрендә үтә. Каланың 1000 кешелек залы булган мәдәният сараенда Роберт Миңнуллин үзенең иҗатташ һәм рухташ дуслары белән зур тамаша тәкъдим итә.
Әлеге үзенчәлекле сәнгать һәм әдәбият бәйрәмен оештыру идеясе ничек килеп чыккан соң? Бер карасаң, Роберт әфәнденең юбилее да түгел кебек. Моны халык шагыйре үзе болай аңлатты: “Әлеге иҗат кичәләрен оештыруга ике сәбәп этәрде мине. Беренчесе – миңа быел Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде. Бу истәлекле вакыйганы ничектер билгеләп үтәргә кирәк, дип санадым. Ә яңарак минем газиз әнкәем Гөлҗәүһәр Кирам кызына 80 яшь тулды. Әлеге иҗат концертларымны мин нәкъ аның олуг юбилеена да багышлыйм”.
Роберт Миңнуллиның иҗат кичәсе зур концерттан гыйбарәт булачак. Үзе әйтүенчә, тамашачыларны шигырьләр укып ялкытырга исәбе юк аның. “Танылган сәнгать осталары минем шигырьләремә язылган күп җырларны башкарачак. Бу үзе үк зур бәйрәм була”, - ди Роберт әфәнде.
Иҗат кичәсендә күренекле җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова, башка атаклы җырчылардан Фәнүнә Сираҗетдинова, Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Илсаф, Фәрит Таишев, Элмир Газизуллин һәм башка йолдызлар катнаша. Роберт Миңнуллинның Башкортстан буйлап иҗат кичәләрен оештыру мәшәкатьләрен танылган җырчыбыз Айдар Галимов һәм ул җитәкләгән театр-студия үз өстенә алган.
Нефтекамадагы кичәдән соң, иртәгә Роберт Миңнуллины Уфада көтәләр. Биредә мең кеше сыешлы залы булган “Юбилейный” мәдәният сараендагы иҗат кичәсенә билетлар сатылып та беткән инде.
Җомга көнне әлеге матур бәйрәм Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк. Анда да халык шагыйре һәм аның иҗатташ дуслары белән очрашуны милләттәшләребез түземсезләнеп көтә. Роберт Миңнуллинның иҗат кичәләрен Башкортстан Юлдаш телевидениесе видеотасмага яздырып алачак. Гаммәви мәгълүмат чаралары да күренекле якташыбызның иҗади сәфәрен киң яктыртырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз