news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт Мансуров: Каюм Насыйри халкыбызга үзеннән соң бай мирас калдырган

Роберт Мансуров: Каюм Насыйри халкыбызга үзеннән соң бай мирас калдырган
Фото: Альберт Сабир

Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри бүләге иясе Роберт Мансуров мәгърифәтченең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә бик күп чаралар үткәрелгәне турында фикерләре белән уртаклашты.

«Безнең башлангыч белән мәктәпкә күренекле галим-педагог Каюм Насыйриның исеме бирелде. Моны укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар коллективы гына түгел, киң җәмәгатьчелек хуплап кабул итте. Янәшәбездә мәгърифәтченең музей-йорты булып та, аның исемен йөрткән белем учагы булмау тарихи дөреслеккә туры килми иде», – дип яза ул «Мәгариф» журналы сайтында.

Аның әйтүенчә, 1871–1876 елларда Каюм Насыйри, шәхси мәктәп оештырып, татар балаларына рус телендә белем һәм тәрбия биргән. «Аны, күпкырлы шәхес буларак, рус һәм чит ил галимнәре югары бәяләгән. Милләттәшебез мәгърифәтче, тел галиме, этнограф, тарихчы, педагог, журналист буларак, халкыбызга үзеннән соң бай мирас калдырган. 1885 елда Каюм Насыйри Казан император университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза булып сайлана», – дип яза ул.

«Мәктәпкә күренекле мәгърифәтче исеме бирелүнең икенче елында ук без «Насыйри укулары – Насыровские чтения» халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрергә алындык. Ул галимнең күпкырлы педагогик эшчәнлеген өйрәнүгә юнәлтелгән. «Каюм Насыйри укулары»нда катнашучылар даирәсе һәм эчтәлеге ел саен тулыланып тора. Фәнни-гамәли конференция кысаларында «БалаSKILS» конкурсы үткәрдек, алар анда кул эшләре белән бәйле осталыкларын күрсәтте. Каюм Насыйри да кул эшенең остасы буларак билгеле. Төрле һөнәр ияләре әзерләү, хезмәт тәрбиясе – шулай ук бүгенге көннең актуаль проблемасы», – ди Роберт Мансуров.

«Каюм Насыйри укулары» укучылар һәм укытучылар катнашында узучы бер чара булып кына калмаган, ул республика чикләрен узып киткән фәнни-гамәли конференциягә әверелгән. Анда төрле югары уку йортлары, шул исәптән тугандаш республикалардан да фән эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Конференция материалларын аерым җыентык итеп бастырып таратканнар.

«Россиянең халык укытучы исеменә лаек булган Рамил Хәлиуллин биредә химия фәнен бары тик татарча гына укыткан. Күптән түгел аның да 80 яшьлеген билгеләп үттек. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мәктәбебездә легендар укытучы белән очрашып, аңа ТРның «Мактаулы остазы» күкрәк билгесен тапшырды. Хәзер аның эшен РФ Табигать фәннәре академиясе киңәшчесе, химия фәннәре кандидаты Никита Трошанин дәвам итә. Мәктәбебездә эшләүче Каюм Насыйри варислары арасында талантлы педагоглар, галимнәр, спорт осталары булу безне нык куандыра. Киләчәктә өлкәннәргә алмаш әзерләү ниятеннән педагогик сыйныфлар да ачтык», – диде ул.

Роберт Мансуров 80 нче мәктәптә даими рәвештә танылган рәссамнарның күргәзмәләре оештырылуы турында яза. «Бу укучыларны балачактан рәсем сәнгатенә тарту, эстетик тәрбия бирү һәм тарихка сәяхәт кылдыру чарасы да булып тора. Күргәзмә тематикага бай һәм төрле чорларны колачлавы белән аерылып тора. «Иске Казан» Бөтенроссия пленэр-симпозиумына кушылып, илебезнең 60 төбәгендә, Кытай, Кыргызстан, Әрмәнстанда яшәүче рәссамнарның борынгы Казанның истәлекле урыннарын тасвирлаган картиналары белән укучыларыбызны таныштыруны максат итеп куйдык», – дип яза ул.

«Заманында Каюм Насыйри Сабан туенда балаларга бүләкләр өләшә торган булган. Соңгы вакытта без «Каюм бабай Сабан туе»н үткәрә башладык, бу – халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауның күркәм үрнәге. Моның тагын бер үзенчәлеге шунда: бу көнне уку елына йомгак рәвешендә укучыларыбызны фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, сәнгатьтә ирешкән уңышларына, мөгаллимнәрне һөнәри эшчәнлекләренә карап тәбриклибез, дипломнар тапшырабыз. Балаларына яхшы тәрбия биргән ата-аналарны Рәхмәт хатлары белән сөендерәбез», – ди Роберт Мансуров.

Ул бәйрәмнең укучыларның уку елы буена ирешкән уңышларына багышланган күргәзмәләр белән танышу, сәүдә итү, җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп баруы турында яза. «Каюм батыр» дип аталган көрәш ярышларында төрле мәктәпләрдән килгән укучылар бил алыша. Аларның осталыгын республикабызның татарча көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров җитәкчелегендәге иң тәҗрибәле хөкемдарлар бәяли. Укучыларыбыз келәмдә дә сынатмый. Аларны Татарстанның спорт остасы исеменә ия булган ике физкультура укытучыбыз әзерли», – ди.

«Каюм Насыйри һәм аның укучылары» композициясе, күренекле мәгърифәтче исеме бирелү уңаеннан куелган истәлек ташы, «Каюм Насыйри параллельләре һәм меридианнары» арткорылмасы Казандагы 80 нче татар-рус мәктәбенең йөзек кашына әверелде. Боларның һәммәсен дә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена мәктәп коллективының олы бүләге буларак кабул итәргә кирәктер. Киләчәктә шәһәребездә, бәлки 80 нче мәктәп ишегалдына Каюм Насыйри һәйкәле дә куелса, шәп булыр иде», – дип яза Роберт Мансуров.

news_right_1
news_right_2
news_bot