news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт Искәндәров Менделеевск районы башлыгы итеп билгеләнде

Роберт Искәндәров Менделеевск районы башлыгы итеп билгеләнде
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Татарстанның Менделеевск районы советы Роберт Искәндәровны муниципалитет башлыгы итеп сайлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Мине Менделеевск муниципаль районы башлыгы, Менделеевск районы советы рәисе итеп сайлап, миңа ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Миңа ышанган Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика хөкүмәтенә аерым рәхмәт белдерәм. Район башлыгы вазифасын, беренче чиратта, халкыбыз алдында зур җаваплылык дип кабул итәм. Сезнең ышанычны аклау өчен барысын да эшләячәкмен», – диде Искәндәров.

Менделеевск муниципаль районы уставы нигезендә, Искәндәров вазифага сайланганнан соң ант бирде һәм сессия эшен дәвам итте.

Район башлыгы урынбасары вазифасына ул Иске Гришкин авыл җирлегеннән депутат Ләйсән Галиеваның кандидатурасын тәкъдим итте.

«Бу формаль тәкъдим генә түгел, ә гомерен районыбызны үстерүгә багышлаган кешенең казанышларын тану, дип ассызыклап әйтергә телим. Ләйсән Камил кызы – югары класслы профессионал, ул җирле үзидарә органнарында 30 елдан артык эшли. Бу еллар дәвамында ул гомуми бүлек белгеченнән алып район администрациясе эшенең төп юнәлешләренең җитәкчесенә кадәр юл үтте», - дип билгеләп үтте Искәндәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot