news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Гыйләҗиев: «Лукойл»да гына яхшы бензин сатыла дип уйлау — ялгыш фикер

«Барлык ягулык ГОСТ таләпләренә, техник регламентка җавап бирергә тиеш», - дип искәртте идарә җитәкчесе.

Роберт Гыйләҗиев: «Лукойл»да гына яхшы бензин сатыла дип уйлау — ялгыш фикер
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Лукойл» ширкәте АЗСларында гына яхшы бензин сатыла дип уйлау — ялгыш фикер. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.

«Әгәр „Лукойл“ АЗСларында бәяләр югарырак булса, бензинны бәяләр түбәнрәк булган АЗСларда салдырырга кирәк. Бездә Татарстанда АЗСлар күп бит. Кайбер юл участокларында алар 400-500 метр саен, каядыр 1-2 км саен. Кайберәүләр „Лукойл“ да гына яхшы бензин дип уйлый, бу ялгыш фикер», — ди идарә җитәкчесе.

Ул башка компания АЗСларында да мотор ягулыгы сыйфаты «Лукойл»ныкыннан начаррак булмавын әйтте. «Бәяләре кыйбатрак була торып та, „Лукойл“ АЗСларында ягулык салдырып, без аларны хуплыйбыз булып чыга. Алар барыбер кеше килә бит дип уйлый», — ди Роберт Гыйләҗиев.

Ул бүген «ТАИФ», «ТАНЕКО» дан да бензин турыдан-туры килүен, арадашчылар булмавын искәртте. «Барлык ягулык ГОСТ таләпләренә, техник регламентка җавап бирергә тиеш», — диде.

Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, кече компания, шәхси эшмәкәрләрнең кайбер АЗСлары республикада мотор ягулыгын башка вертикаль интеграцияле компанияләргә караганда югарырак бәядән сатарга мөмкин. Ул аларга 4 процентка зурак бәядән сатарга рөхсәт булуын искәртте.

«Ел башында „Лукойл“ АЗСда бәяләр „ТАИФ“, „Татнефть“ АЗСларына караганда югарырак иде. Безнең Президент „Лукойл“ Президентына мөрәҗәгать итте. Вахит Алекперов эшче төркем күрсәтмәләре үтәләчәк, дип ышандырды», — диде Гыйләҗиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100