news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Галиев: Мәгариф министры Энгель Фәттахов студент вакытында бик көчле биюче иде

Казан дәүләт аграр университетының “Тургай” студентлар театры җитәкчесе коллективта эшләгән танылган шәхесләр турында сөйләде.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). 22 ноябрьдә “Иделем акчарлагы” бәйгесендә чираттагы кунак – Казан аграр университетының “Тургай” халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев килде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Роберт Галиев татар, рус әдәбиятын яратуы театрга мәхәббәт уяткандыр дип санавын әйтте. “Театр җитәкчесе булып 40 ел эшлим. Укыган вакытта театрда уйнаган хәзерге Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бик оста биюче иде. Аннары театрга прокурорлар йөрде”, - диде ул. Чыгыш ясаган хокук саклаучылар арасында хәзер зур урыннарда эшләгәннәре дә бар. Мәсәлән, быелның ноябренә кадәр Казанның Авиатөзелеш районы прокуроры булып эшләгән Җәүдәт Ибраһимов. “Хәзер исә безнең театрдан тамадалар чыга башлады”, - диде Роберт Галиев.

Ул балачагында табиб булырга хыялланса да, тормышын артистлык белән бәйли. Мәктәптә сыйныф җитәкчесе “Кем нинди һөнәр иясе була?” дигән сораштыруына: “Мин артист булам!” – дип җавап биргәч, бөтен класс шаккатты, ди ул.

Роберт Галиев мәктәптә укыган чагында ук математика фәнен яратмаган. Шуңа күрә математикадан экзамен бирә алмаучыларны бик кызгануын әйтте.

“Мәктәптә математикадан кала бөтен фәннәр әйбәт иде минем. Математика интектерде мине. Укытучысы яшь иде. Укып бетереп, 20 ел узгач, төшкә керде хәтта. Шуннан 50 яшьлек юбилейны Г. Камал сәхнәсендә үткәрдем. Анда укытучыларны да чакырдым. Шул математика укытучым миңа “Публичное извинение” китерде. “Рәнҗеп калмагыз, яшь вакыт булгач, дөньяны аңламаганбыз,” – дип, гафу үтенде. Миңа математиканың үз гомеремдә кирәге булмады”, - дип сөйләде Роберт Галиев.

Ахырдан Роберт Галиев катнашучыларга авылда театр куеп йөргәннәре турында сөйләп үтте. “Өйдә бер дә утырасым килми, чөнки өйдә тик утыру – үлем белән бер ул.” Студентларга ул һәрвакыт гади булып калырга, авылдан киткәч, борын күтәреп йөрмәскә киңәш итте. “Минем принцибым – матур сәхнә, үзем ямьсез булсам да, артислары матур булсын. Авыл халкы начарны күреп туйган инде ул, шуңа күрә матуррак киемнәр кирәк”, - ди Роберт Галиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100