news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт ГАЛИЕВ: «Минем өчен иң зур бүләк — спектакльләремне халыкка тәкъдим итү»

Шушы көннәрдә Казан дәүләт Авыл хуҗалыгы академиясе каршында эшләп килүче студент-яшьләрнең татар халык театры драматург Хәбир Ибраһимның «Ялгыз каен күзе» дигән пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасын тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: труппаның чираттагы бу эше дә тамашачылар тарафыннан бик тә яратып, җылы кабул ителде.

Роберт ГАЛИЕВ: «Минем өчен иң зур бүләк — спектакльләремне халыкка тәкъдим итү»

Билгеле булганча, әлеге театр инде утыз елга якын казанлылар белән бергә, Татарстанда яшәүчеләрне һәм чит төбәкләрдәге милләттәшләребезне үзенең кабатланмас чыгышлары белән сөендереп килә. Әйтергә кирәк, кыска гына вакыт аралыгында күпләрнең күңелен яуларга өлгерә. Моңа исә оешып бер-ике ел гына эшли башлаган коллективның 1982 елда, үзешчән театрлар һәм клублар арасында уздырылган бәйгедә Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасын сәхнәләштереп, беренче урынга лаек булуы, 1984 елда аңа «Халык театры» дигән исем бирелүе үзе үк дәлил.

Студент-яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе Роберт Галиев белән булган сөйләшү исә әлеге коллективның эшчәнлеге, уңышлары һәм киләчәккә планнары тирәсендә барды.


Роберт абый, бу сезонда сез драматург Хәбир Ибраһимның «Ялгыз каен күзе» дигән мелодрамасына тукталдыгыз һәм аны бер дигән итеп сәхнәгә чыгарып, тамашачыларның күңелен яуладыгыз. Әлеге, бер яктан, моңсу да, икенчедән, яхшылык тантана иткән әсәрне нигә сайлавыгыз белән уртаклашыгыз әле



Р.Г.: Минем бер гадәтем бар, әгәр пьеса ошаса, мин аны сәхнәгә чыгарырга омтылам. Х.Ибраһимның «Ялгыз каен күзе» әсәрен мин бер укуда ук яратып кабул иттем. Чөнки аның сюжеты бик яхшы һәм ул тирән эчтәлекле булуы белән мине җәлеп итте. Әйтергә кирәк, кызыксыз, мәгънәсез әйберләр карап ялыккан халыкка янә дә яхшы сәхнә әсәре тәкъдим итәсе килде. Шул ук вакытта артистларым — студентлар да бу рольләргә туры килердәй булганга, шушы пьесага тукталдык.

Үз чиратында, әлеге әсәрне бүгенге көннең «Галиябану”ы дип тә атарга була. Чөнки монда байлыкка омтылучы ир — авыл эшмәкәренең, кайчандыр тайгада бергә урман кискән дустының улын, башка берәүне яратып йөргән, мәңге бергә булырбыз дип, вәгъдәләр биргән кызыннан аерып, үз кызына өйләндерүе сурәтләнә. Ул гына да түгел, мәкерле ятьмәсенә бу ирнең авылның бер гаепсез башка бер егетен дә җәлеп итүе, киявенең элекке сөйгәнен йортсыз-җирсез калдыруы, аңа нахакка ялган ялалар тагуы һәм башка начар гамәлләре тасвирлана.

Моннан бер биш еллар элек, без М.Фәйзинең «Асылъяр» спектакле белән гастрольләрдә йөргән идек. Декорацияләр һәм костюмнар никадәр генә яхшы булмасын, тамашачы тарафыннан: «Нигә һаман үткәндәге Асылъярлар, Галиябануларны күрсәтәсез, бүгенге җәмгыятьтә, бүгенге көндә дә бит алар шактый, шулар турында берәр спектакль куйсагыз иде», — дигән тәкъдимнәр булды. Шуңа да бу әсәрне мин бүгенге көн «Галиябану”ы, «Сүнгән йолдызлар”ы кебегрәк кабул итәм. Әсәр бик музыкаль. Без әле анда үзебез дә бер-ике җыр өстәдек.


Роберт абый, коллективның уңышлары шактый бит, шулар турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде


Р.Г.: Әйе, елның-елында без һәртөрле фестивальләрдә чыгыш ясадык, элегрәк чит төбәкләргә дә баргалый идек. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән студентларның халык театрлары фестиваленнән дә читтә калмаска тырыштык. Әлбәттә, уңышларга да ирештек, Гран-при кебек бүләкләргә дә лаек булдык.

Минем шәхсән мондый чараларда катнашырга теләгем булмаса да, егет-кызларның теләк-үтенечен үтәми булмый. Ләкин минем өчен иң зур бүләк, иң зур шатлык — спектакль чыгару, аны тамашачыларга күрсәтү һәм телевидениедә яздырып, зәңгәр экраннар аша да халыкка тәкъдим итү.

Моннан унөч-ундүрт еллар элек шундый хәл булып алды: театр тарафыннан сәхнәләштерелгән «Кунак кызы гел килмәс» һәм «Тилекәй» спектакльләре телевидениедән күрсәтелми калды. Моны мин бик тә авыр кичердем, җитмәсә, миндә бу спектакльләрнең язмасы да калмады. Ә калган спектакльләргә килгәндә, аларын мин үземдә туплап барам.


Спектакльләрнең видеоязмаларын үземдә саклыйм, дисез. Хәзерге вакытта шундый күпме язмагыз бар икән, Роберт абый?


Р.Г.: Соңгы унике-унөч елда сәхнәләштерелгән спектакльләрнең барысы да диярлек бар, сакланган. Элек бит телевидениедә видеотасмага кытлык зур иде. Спектакльләр яздырылып, бер-ике тапкыр күрсәтелгәннән соң, аның өстенә башка әйбер яздыралар иде. Шунлыктан элеккеге еллардагы сәхнә әсәрләре архивта юк.



Белүебезчә, 2010 елда сезнең театр оешуга 30 ел тула. Әлеге уңайдан нинди әзерлек эшләре күздә тотыла? Үзегездә сакланган спектакльләрне DVD-форматта чыгару нияте юкмы?



Р.Г.: Моңа кадәр безнең спектакльләр видеокассеталарда чыккалады. Ә DVD-форматта коллективның бер сәхнә әсәре — Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сәхнәләштерелгән «Без кайтырбыз, әнкәем!» (Аманулла) дигән спектакль дөнья күрде. Җиңүгә багышлап чыгарсак та, спектакль үзе Әфган сугышында катнашкан, шунда һәлак булган татар егетләренә багышлана. Ул зур уңыш белән үтте. Без аның белән гастрольләргә дә чыктык. Бүген дә бу әсәрне халык яратып искә ала.

Драматург Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» әсәрен «Аксу» җыр студиясенә бирдек. Хәзерге вакытта әлеге оешманың җитәкчесе белән, алдагы елларда уйналган спектакльләрне дә DVDда чыгару буенча сөйләшүләр алып барабыз.

Тагын бер ниятем, хыялым — 60 яшьлек юбилеема үземнең китабымны чыгару. Бу басма минем турыда булачак һәм аны татар, рус телләрендә эшләү күздә тотыла. Дөресрәге, аны мин китап-фотоальбом итеп эшләргә уйлыйм. Эчтәлегенә килгәндә, анда менә шушы халык театры белән бәйле эшчәнлегем дә урын алачак, шулай ук төрле елларда бу труппага йөргән егет-кызларның исемнәре, фотолары, спектакльләрдән төшереп алган фотосурәтләр дә кертелә.

Бу эшкә инде мин алындым, ягъни китапка материаллар җыюны башлап җибәрдем. Анда, әлбәттә, мин үземнең дә язмам булачак.

Минем уйлавымча, китап күңелле дә, мавыктыргыч та, бераз уйландыра да торган булырга тиеш. Шунлыктан анда гастрольләрдә йөргән чакта булган кызыклы вакыйгалар белән бергә, чеметеп ала торганрак җирләре дә булачак.

Бер сөйләшүдә сез «Ялгыз каен күзе» спектаклен республиканың шәһәр-районнарында, авылларда да күрсәтү нияте барлыгын әйткән идегез. Татарстанлылар сезнең чыгышны кайчан күрә алыр икән?



Р.Г.: Әйе, быел да труппа гастрольләргә юл тотачак. Планда — Тукай, Сарман, Зәй, Азнакай, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнарына бару. Сәфәрне Сабантуйларыннан соң башлап җибәрергә ният бар.

Чит төбәкләргә чыгу мөмкин булмас кебек. Ара да ерак. Юл — юл инде, авырлыклары да җитәрлек була.


Труппа дигәннән, бүгенге көндә театрда ничә кеше исәпләнә — шул хакта да әйтеп үтсәгез иде. Театр сәнгатендә үзләрен сынап караганнан соң, сәнгать юлынннан киткән яшьләр бармы?


Р.Г.: Быелгы спектакльдә барлыгы алты студент катнаша. Студентларны мин күбрәк икътисад һәм агорономия факультетларыннан алырга тырышам. Чөнки бу бүлектә укытучылар да студентларның иҗатына уңай мөгамәләдә, аннары фәннәре дә башка факультетларныкыннан җиңелрәк.

Әйтергә кирәк, яшьләр театр сәнгатенә үзләре тартыла, сәнгатьтә үзләренең мөмкинлекләрен сынап карарга омтыла. Труппада 2-4әр ел йөргән студентлар да бар. Ләкин сәнгать юлын сайлаган яшьләр юк дияр идем. Бары тик эстрада җырчысы Илсаф кына шушы юлдан китте.

Шунысын да әйтергә кирәк: үз чорында халык театрына йөрүче күп кенә яшьләрне Мәскәүгә курсларга җибәрү тәкъдиме дә булгалады.


Роберт абый, сез үзегез дә театр училищесын тәмамлаган һәм берара профессиональ артист булып эшләгән кеше. Театрдан китүегезгә үкенмисезме?


Р.Г.: Әйе, миңа дүрт еллап Камал театрында артист булып эшләп алырга туры килде. Ләкин театрда эшләмәвемә бер дә үкенмим, чөнки мин болай да һәрвакыт иҗатта, эштә. Яшьләр белән эшләү ул — кызык та, күңелле дә. Иҗат планнары зурдан әле, менә шуларны тормышка ашыру юнәлешендә җан атып йөрибез.


Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Роберт абый! Һәрчак шулай илһамланып яшәгез!



Әңгәмәдәш — Рәсилә Кәримова






news_right_1
news_right_2
news_bot