Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Евдокимов «Нефтехимик» футбол клубын җитәкләде
Роберт Евдокимов «Нефтехимик» футбол клубының баш тренеры итеп билгеләнде. 56 яшьлек белгеч белән төзелгән килешү ике елга исәпләнгән.
Роберт Евдокимов баш остаз сыйфатында эшләгән соңгы клуб - «Кубань» футбол командасы. Шулай ук төрле елларда ул Беренче лиганың башка клубларын («Нижний Новгород», «Ротор», «Оренбург», КАМАЗ, «Союз-Газпром» һәм «Алнас») җитәкләде.
2021 елда «Нижний Новгород» клубының Беренче лигада җиңүе һәм Премьер-лигага чыгуы Евдокимовның тренерлык карьерасында иң югары казанышы булып тора.
Роберт Евдокимов Түбән Камада туып үскән һәм, профессиональ футболчы буларак, җирле команда өчен чыгыш ясаган (1999, 2001 еллар). 1997 елда Мәскәүнең «Спартак» футбол клубы составында Россия чемпионы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз