Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Үрнәк гаилә-2010” конкурсы финалы башланды
Ул конкурс Казанның Авиатөзелеш районы өчен традицион санала
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе ААҖнең мәдәни-ял итү үзәгендә (Дементьев ур., 1) Казанның Авиатөзелеш районы “Үрнәк гаилә-2010” конкурсы финалы башланды. 7 ел рәттән уздырыла торган әлеге конкурс авиатөзелешлеләр өчен традициягә әйләнгән, инде 1 меңнән артык гаиләнең балалар тәрбияләү тәҗрибәсе өйрәнелгән, дип “Татар-информ” агентлыгы аша хәбәр сала шәһәр мэриясе.
Быел исә үрнәк гаилә исеме өчен районның гаилә традицияләрен саклый белгән, уртак шөгыле булган 2 дистә тату гаиләсе катнаша. Конкурс кысаларында Рязановлар гаиләсе дә аерым билгеләп үтелгән: гаилә башлыгы Виктор Петрович - Кандагар вакыйгаларында катнашып, батырлык һәм түземлелеккә вакыт сынавы узган кеше. Ә Курылевлар гаиләсе башлыгы производствода имгәнеп, соңыннан аягын киссәләр дә, тормыш сынавын чын ирләрчә узып, бер дигән балалар тәрбияләп үстергән, үзе кебек физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзерлеген белдерә. Укытучылар династиясен дәвам иттерүчеләрдән Косовлар, Хәйруллиннар-Әскәровлар бар. Косовларның улы көймәдә академик ишү буенча Россия спорт остасы, 2003 елдан бирле Россия җыелма командасына керә. Хәйруллиннар -Әскәровлар “Ел укытучысы” конкурслары лауреатлары. Мортазиннар-Гомәровлар гаиләсендә исә ата-аналары да, уллары да югары дәрәҗәгә ирешкән, мактаулы исемнәргә лаек булган, Якуповлар-Газизовлар, Убанкиннар, Мольковларда йолдызлар һәм чемпионнар буыны үсеп килә. “Иҗат белән хезмәт янәшә” номинациясендә Хәйруллиннар, Бурмистровлар, Хәбибрахмановлар билгеләп үтелгән, алар хезмәттә дә, укуда да зур уңышларга ирешкән.
Авиатөзелеш районы хакимияте башлыгы Сергей Батин, ТР Дәүләт Советы депутаты Дамир Кәримуллин, район халкы, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары катнаша, диелгән әлеге мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз