news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
РКХсе табиблары умырткалыктагы авыртуны бетерә
Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә Татарстанда муен дискы протезларын кую буенча беренче операцияләр ясалды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә Татарстанда муен дискы протезларын кую буенча беренче операцияләр ясалды. Ике кешегә протезларны нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин куйды.
Умырткалыкның нерв системасы бозылу - икътисадый яктан үсеш алган илләрдә яшәүче кешеләр арасында киң таралган авыру. Гадәттә аннан 30-50 яшьлек кешеләр интегә. Көчле авырту булганга, авыруларның күбесе эшкә сәләтен югалта. Ел саен 100 мең кешенең 70кә якыны операциягә мохтаҗ. Бүгенге көндә умырткалык структурасы таркалуын туктата торган, авыруны китереп чыгаручы сәбәпкә каршы юнәлтелгән, шул факторны бетерүче яки тәэсирен йомшартучы дәвалау чаралары әле булдырылмаган. Шуңа күрә бердәнбер юл булып нерв тамырчыклары зонасында авыруны китереп чыгара торган дискны алып ташлау санала. Хәзерге вакытта умырткалыкка төрле операцияләр ясала. Соңгы вакытта операцияләрне яңа ысул - муен дискының BRYAN® протезын кулланып ясау мөмкинлеге бар. Операциядән соң умырткалыкның хәрәкәт дәрәҗәсе һәм сыгылмалылыгы саклана, дип хәбәр итә Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2