news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәркемнең үз Болгары булырга тиеш - Ләбиб Лерон (видео)

"Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон фикеренчә, һәр кеше татар халкының мирасын кайтару юнәлешендә эшләргә тиеш.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева). “Безнең мирас” фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журналы чыга башлауга 25 ел тула. Журналның баш мөхәррире – язучы Ләбиб Лерон “Татар-информ” агентылыгына биргән интервьюсында татар халкының мирасы һәм шул мирасны бүгенге заман укучысына аңлаешлы итеп ни рәвешле актуальләштерергә булуы хакында сөйләде.

Без мирасыбызны таптап йөрибез”

-Башта безнең мирас дигән төшенчәгә бәя биреп китик. Безнең мирас үз эченә нәрсәләрне ала?

-Без - мираслы халык. Без мираска бай халык. Безнең тарихи мирасыбыз да, әдәби мирасыбыз да, сәнгати мирасыбыз да, дини мирасыбыз да, тарихи-мәдәни мирасыбыз да һ.б. бик күп мирасларыбыз бар. Көнкүрешкә, табиблыкка караган мираслар да бар. Саный китсәң, очына чыга алмабыз.

Әле бер “түгәрәк өстәл” вакытында шагыйрь Зиннур Мансуров Сибгат ага Хәкимнең сүзләрен мисал итеп китергән иде. “Без мирасыбызны таптап йөрибез”, - дигән Сибгат абый. Бездә тау кадәрле мирас һәм без шуның өстендә йөрибез. Безнең мирас әле халыкка кайтарылып җиткерелмәгән. Күп җирләрдә безнең мираслар ята. Ул туган төбәгебездә, туган җирлегебездә, Изге Болгарда гына түгел. Ул татарлар кебек кыйтгаларга, чит мәмләкәтләргә сибелгән. Безнең Иран, Румыния, Польша, Кытайдагы мирас тулысынча өйрәнелмәгән.

Аллага шөкер, хәзер Кытай телен өйрәнә башлаучылар пәйда була башлады. Монда безнең дә активлык кирәк. Шул өйрәнүчеләргә без Кытайның Колҗа дигән шәһәрендә атаклы галимебез Миркасыйм Госманов туганлыгын аңлатырга тиеш. Шул Колҗада безнең күпме архив ята. Әлбәттә, безнең Татарстан белән Кытай арасында йөрүче Гыйззәтулла исемле милләттәшебез бар. Ул безгә булдыра алганча булыша, “Безнең мирасның” якын дусты. Ул архивларга керүчеләргә кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен, ди.

Шуңа күрә без кадрлар әзерләргә тиешбез. Милләтпәрвәрләребез, фидакарь затларыбыз шушы илләргә барып, өйрәнеп, безнең рухи мирасыбызны кайтаруга өлеш кертергә тиеш.

Безнең Болгар тарихи-мәдәни мирасыбыз яңартыла, төзекләндерелә. Безнең мондый җирләр бик күп. Минем Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә дә әйткәнем булды: “Һәркемнең күңелендә үз Болгары булырга тиеш”. Менә сезнең Изге Җирегез - Болгар. Сез шуны эшлисез. Ул кечкенә булырга, уртача зурлыкта булырга мөмкин. Бу дөньяга килгән икән, һәркем үз Болгарын эшләргә тиеш”.
Мин шушындый фикергә килдем.

Минем өчен үз Болгарым – ул шушы “Безнең мирас” журналы. Минем иҗатым - минем үз Болгарым. Кемгәдер яисә туган авылым, яисә туган мәктәбемә, кайсыдыр җирлеккә мин булышам икән - ул минем кечкенә генә Болгарым. Менә шушылай итеп аңларга тиеш башка кешеләр дә.

“Һаман да ачылмаган шәхесләребез бар”

- “Безнең мирас” журналында эшли башлаганнан соң Сезне гаҗәпләндергән, безнең шушындый мирасыбыз бар икән дигән вакыйга, яңалык кайсы булды?

-Мин 2014 ел башында килгәндә журнал “Чын мирас” дип атала иде. 3 айдан соң без аны “Безнең мирас” дип үзгәрттек һәм 2014 елның бишенче саныннан ул “Безнең мирас” дип чыга башлады. Март аенда журналга кагылышлы без беренче түгәрәк өстәл үткәрдек. Халык әдипләре, безнең күренекле галимнәребез, “Татмедиа” җитәкчелеге катнашында менә шундый зур бер түгәрәк өстәл булды. Менә шунда ачылмаган шәхесләребез барлыгы әйтелде. Аларның басылмаган хезмәтләре бар. Журналга, тулаем алганда, 25 ел. Шуңа карамастан, шушы дәвер дәвамында әле һаман да ачылмаган шәхесләребез бар.

Чеметем генә булса да, шушы шәхесләребез кайта башлады.

Мәсәлән, Җәвәт Алмаз дигән галимебез бар. Ул зур эшчәнлек алып барган кеше. Без аның хезмәтләрен дә чыгардык, үзе турында да яздык. Безнең дөньякүләм танылган шәхесләребез бик күп. Әле аларны безнең журналда яктыртып бетерә алганыбыз юк.

Франциядә яшәүче бер милләттәшебез безнең галимнәребез Илдус Заһидуллиннар аша журнал өчен Һарун Таҗиев турында материал эшләде. Кем ул Һарун Таҗиев? Безнең күпләребез, аның дөньякүләм танылган вулканолог икәнен белә. Менә шул кайдадыр тетрәгән вулканнарны өйрәнүче безнең татар, Һарун Таҗиев турында язма чыкты.

Әлбәттә, аның мираслары әле безгә кайтып җитмәде, ләкин фотолар да безнең өчен мирас. Журналыбызда аның чит илдә төшкән фотолары кулланылды. Менә шушы язманы укыгач, аны каян таптыгыз, без күптән ишетеп белә идек бу вулканолог турында дип рәхмәт сүзләре дә булды.

Тормыш шундый кызык бит ул. Без аны тар дип тә әйтәбез. Мин яшәгән йорт подъездында, минем күрше фатирда кабер ташлары буенча белгеч Һарун Йосыповның улы яши иде. Аның аша галимнең мирасларын барлап, юбилее уңаеннан аның балачак фотоларын, хезмәтләрен файдаландык. Бу эштә безгә Милли китапханәдә эшләүче Ирек Һадиев булышты.

Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин белән “Безнең мирас” исеменнән очраштык. Әле аның иҗатын барлыйсыбыз бар. Аның кызы атаклы Билл Гейтс компаниясендә эшләп кайткан.
Без белеп бетермәгән шәхесләребез күп. Әйткәнемчә дөньякүләм дә күпме әйберләр ачылмаган. Төрекчә белүчеләребез күп, әмма төрекчә белү генә җитми, чөнки безнең күп кенә язмалар гарәп имлясында. Бу өлкәдә дә белгечләр кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә эш бара, әмма мин үземне канәгать дип әйтә алмыйм.

Бик күп сәбәп матдилыкка килеп төртелә. Бүгенге көндә бөтен җирдә акчасызлык хөкем сөрә. Офыктагы яктылык якынайса, әле без киләчәктә галимнәр, җитәкчелек белән һәм шушы журналистлар белән мирасыбызны тагын киңрәк барлый башларбыз.

“Борынгы чор – безнең авырткан җиребез”

-Татарның елларга кагылышлы тарихы бигрәк тә аз өйрәнелгән?

-Безнең авырткан җиребез – ул борынгырак чор. Чыңгыз хан, Болгар чорлары турында язучыларыбыз бар. Әмма бу хакта Ринат Харисның да әйткәне бар - безнең 2000 еллап тарихи мирасыбыз бар. Менә шул чорларны өйрәнүчеләр кирәк.

Әлбәттә, безнең Тарих институтында Алтын Урда чорын өйрәнүче галимнәр төркеме эшләп килә. Мин алар белән очраштым. Без алар белән дә актив эшчәнлек алып барабыз. “Безнең мирас” та материаллары чыгып тора, ләкин борынгырак чорны өйрәнү активлыгын киңәйтәсе бар. Безнең 100, 200, 300 ел элекке, Сөембикә, Явыз Иван яшәгән чорлардан артка табарак ерак китә алганыбыз юк әле. Безнең эрага кадәрге чорлар да бар бит. Яшьләр арасында менә шуны өйрәнүче галимнәр калыксын иде.

Мәскәүдә дә тарихны өйрәнүче яшь галимнәр бар. Дөрес, галимнәрнең күпчелеге - яшенә, картына карамастан, хезмәтләрен русча яза. Аларны безгә тәрҗемә итәргә туры килә.

Сүз уңаннан әйтергә кирәк, безнең авторлар киң даирәне үз эченә ала. Алар арасында Төркия, Украина, Германиядә торып хезмәттәшлек итүчеләр дә бар. Алар татарның шушы мирасын өйрәнүче кешеләр һәм без андыйларның күбрәк булуын телибез. Ут күршебез Башкорстанга үзебез барып кайтабыз. Безнең авторларыбыз Сабантуй алдыннан Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районына барып, андагы авторлар белән танышып, сөйләшеп кайтты. Шулай ук Нижгар өлкәсен яктырту өстендә дә эш бара. Эшлисе эшләр, гадәттәгечә, бик күп әле.

“Гражданнар сугышы киңкырлы өйрәнелмәгән”

-Безнең чагыштырмача яңа тарихны, мәсәлән, гражданнар сугышы чорын алып карасак, ул да бит тиешенчә өйрәнелмәгән. Моның сәбәпләре нәрсәдә?

-Бәлки аны чын-чынлап өйрәнә башлаучылар бардыр, мин барысын да белеп бетермим. Мисал өчен Тәэмина апа Биктимирова бар. Ул гадәттә хатын-кызларыбызның ачы язмышлары турында яза. Безнең бик күренекле хатын-кызларыбыз бар. Хәтта Сорбоннада укучы Сара Шәкүревалар бар. Тәэминә апаның Фатыйха Аитова турында язмалары бар -кызлар мәктәбе аның исемен йөртә. Гражданнар сугышы чорына килгәндә Тәэминә ханым бу сугышта аклар ягында да сугышкан хатын-кызларыбыз барлыгын әйтә. Без аннан шушы темага язмалар көтәбез.

Сугыш чорында урман кискән безнең күпме хатын-кызларыбыз харап булган. Шушы газаплар турында Тәэмина апа язып чыкты. Аларның һәрберсе әсәр, һәрберсе роман язарлык. Гаиләләре белән шул агач кисүгә киткән хатын-кызлар бар. Чувашстанда бер гаилә бар – ирләре барысы да сугышка киткән, 17-18 яшьлек кызлары утын кисәргә җибәрелгән. Шушы кыз 1-2 минутка гына һичьюгы мунча керенеп китеп булмасмы дип туган өенә кайта. Шул кызның артыннан кайтып, кулга алып китәләр.

Ачы язмышлы гаиләләр, хатын-кызлар бар. Гражданнар сугышы чоры киңкырлы өйрәнелмәгән. Шулай ук ак чехлар чоры өйрәнелмәгән. Ул вакытта чех язучысы Ярослав Гашек Бөгелмәдә коммендант булып торган. Аның турында журналистикадан укыткан Антонов дигән галим өйрәнә иде һәм китаплар чыгарды, ләкин алар киң даирәгә чыгып җитмәде.

Казанда Ибраһим Алкин җитәкчелегендәге гаскәр булган. Гражданнар сугышы чорында ул 600 меңләп гаскәр белән җитәкчелек иткән. Андый гаскәр Мәскәүдә дә булмаган.

Тарих белән кызыксынучы Вахит Имамов бар, ул билгеле бер чорны яктырта. Безнең Нурихан ага Фәттах бар иде. Ул Кол Гали, Бәхтияр Канкаев, Пугачев чорларын яктырткан әсәрләр, пьесалар язды. Мөсәгыйть ага Хәбибуллин Атилла, Сөембикә турында язды. Шулай ук Марат Әмирханов шушы чорларны өйрәнеп, әсәрләрен язып тора. Күп булмаса да, шул чорларны яктыртучы язучыбыз. “Безнең мирас” журналына язучыларның әсәрләре документаль расланган булса, тагын да кадерлерәк.

“Тарих белән кызыксындыра алырлык галимнәр кирәк”

-Бу мирасны хәзерге көн укучысы өчен ничек итеп кызыклырак итеп җиткереп була?

-Менә бер кызыклы факт. Зәй районының бер авылы (Түбән Биш мәктәбе – Р.Л.) ничә күренекле шәхес чыккан. Халык язучысы Батулла, халык шагыйре Мөдәрис Әгъләм, мәшһүр артистыбыз Наил Дунай, олимпиада чемпион мәргән Федор Симашев. Тагын мин белеп бетермәгән кемнәрдер бар. Шулай ук бу яктан чыгышлы күренекле математик бар, аның математика турында татарча язылган дәреслекләре бар.
Сәбәп нәрсәдә? Аларның һәммәсеннән сорасаң да, безне Зингаров дигән укытучы укытты диләр. Шушы керәшен дәдәй аларны укыткан. Ул үзе математик булган һәм үзенең дәресләрен рус әдәбияты белән бәйләп аңлаткан. Дәрескә килеп керүгә үк, мәсәлән, Каренина утырган ат арбасының тәгәрмәченнән балчыкның ничә градус белән чәчрәгәнен ачыклап сорый иде, диләр. Ул дәресне әдәбият белән дә, география белән дә бәйли, ә үзе математика укыта.

Менә безгә шушы борынгы тарих белән шуның шикелле кызыксындырырга кирәк.

Без үз заманыбызда Ираклий Андроников дигән кешене тыңлый идек. Ул сәгатьләр буе бер тоткарлыксыз, тотлыкмыйча Лермонтов турында сөйли иде. Безнең мөгаллимнәр шушы тарих белән кызыксындыра алырлык булырга тиеш.

Элегрәк кибернетика, хәзер нанотехнологияләр дип сөйләшәләр. Хәзер төрледән төрле гаджетлар бар. Боларны да бу эшкә җигәргә кирәк.

Мин үзем басма матбугат беркайчан да бетмәс дигән омтимистик рухта, чөнки чит илләрдә йөргәндә китапханәләргә керергә туры килде. Анда да халык кызыксына, укый. Чит ил матбугаты кире кайтып бара, ә без һәрвакыт арттарак калып барабыз. Элек кино чыккач, театрга көн бетте, дигәннәр. Театр һаман да гөрләп эшләп килә һәм башкалары да кире кайтачак. Мин бүген генә Андрей Мягков дигән артист турында укыдым. Ул хәзер киноларда бик төшми, ләкин театрда бик теләп уйный, эшли. Кешеләр театрга тартыла төшәбез, диләр.

Шәхсән мин интернетта материаллар укыштыргаласам да, мине газетадан, журналдан аерып булмый. Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса, дигән әйтем бар бездә. Мин матбугат чоры кире кайтыр, дип уйлыйм. Мөхәммәт Мәһдиевнең дә бер әсәрендә заманында киндер ыштаннар, киндер сумкалар киеп йөргән вакытлар бар иде. Алтмышынчы елларда тагын шундый күтәрелеш булып алды, ди. Тарих спираль рәвешендә, ул кире кайтып-кайтып алыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, ул кире кайтканда яман сугышлар, ниндидер катаклизмнар булмасын иде. Алар яхшырак, дөньяны алга җибәрә торган, халыкларның рухи үсешен үстерә торган булып кайтсын иде.

“Борынгы мирасны фәнни-популяр телгә күчерергә кирәк”

-Аерым мисал итеп бер әсәрне, мәсәлән, “Хөсрәү вә Ширин” не алсак, бу әсәрне балаларга ничек танытып булыр иде? Ул бит өлкән курс студентлары өчен дә шактый авыр әсәр.

-Безнең журнал битләрендә бу әсәр бер чыкты инде. Ул үз заманы, әдипләре, галимнәре өчен әйбәт булган, ләкин киң даирәгә барып ирешмәгән әсәрләрнең берсе. Мәсәлән, безнең Йосыф Баласагуниның (Баласагунлы) “Котадгу белек” дөньяда иң күләмле әсәрләрнең берсе санала. Аларны ничек укучыларга барып ирештерергә?

-Рәхмәт Илдар Кыямовка - ул телевидение аша Йосыф Баласагунлыгың кайбер афоризмнарын яңгырата. “Хөсрәү вә Ширин” кебек әсәрләр тагын бик күп бит әле. Яшьләр смартфон, айфон, интернет дип җенләнеп йөргән вакытта, мин интернет аркылы бирүнең берәр кызыклы юлын табып булмыймы икән, дим. Ләкин өлкән буын, безнең буыннар арасында да күпчелек матдилеккә омтыла. Кешене хәзер ниндидер бүләкләр белән генә кызыксындырыга мөмкин. Алай да аны яратып укый алмаячаклар.

Укыттырыр өчен аларны фәнни-популяр телгә күчертерергә кирәктер. “Безнең мирас” та фәнни-популярлыкка якыная. Мин безгә язучы галимнәргә дә әйтәм - зинһар өчен безгә гади халык, мәктәп укучылары да, сатучылар да, колхозчылар да, трактористлар да укый ала торган рухтарак язуларын сорыйм. Минем әти гомер буе тракторда эшләгән кеше. Без алар да укый аларлык дәрәҗәгә җиткерергә тырышабыз.
Күп кеше әйтүенә караганда, журнал эчендә фотолар да, рәсемнәр дә күп булырга тиеш. Кеше әсәрне күзе белән күрергә тиеш. Бәлки шушы рәсемнәр аша халык күңелен балкытып, яктыртып булмыймы икән.

“Өлкәннәр өчен мультфильмнар кирәк”

Хәзер комикслар белән бик мавыгалар. Шундый бер рус журналы да бар, аны “Эхо Москвы” чыгара – “Дилетант”. Аның тиражы зур. Журналларында рәсемнәр дә бик күп. Анда энциклопедик характердагы мәгълүмат бихисап. Әгәр дә яшьләр ул журналны укысалар, алар шактый мәгълүмат алыр иде. Интернетта күп кенә мәгълүмат уйдырма да булырга мөмкин.

Комикслар, мультфильмнар бездә дә калка башлады, әмма өлкәннәр өчен берни дә юк. Чит илләрдә зурлар өчен дә мультфильмнар бик күп. Безгә дәреслек ролен үти торганрак кино, видеолар кирәк.

“Яңа “Галиябану”: Хәлил хәерче, Исмәгыйль уңышлы егет”

-Сезнең элекке әсәрләрне материалларны халыкка яңача буенча билгеле бер тәҗрибә бар инде. Белүемчә, “Галиябану” әсәрен яңача язып караган идегез.

-“Галиябану” спектаклен барлык буыннар белә. Хәлилнең атып үтерелгәнен, Исмәгыйльнең бай икәнен, Галиябануның Хәлилгә чыгасы килгәнен. Бу сюжеттан Туфан абый үзенчә көлә иде, чөнки ул Хәлилне кабул итә алмады. Хәерче ул хәерче булып калачак, диде. Ул үзе өчен көрәшә торган кеше түгел, Галиябану, мәхәббәте өчен дә көрәшә алмас иде, ди иде. Ничек ул кеше гаиләсен тартып алып бара алсын? Әсәрне ныклап торып өйрәнергә кирәк. Без бит өйрәнгән элекке социалистик реализм чорында өйрәнгән байларның бөтенесенең начар булуына. Алар арасында да акыллылар, зәвыклылар бар.

“Галиябану” да безнең күбебез шуны күрдек һәм унлап каләм тибрәтүче әсәрне яңа рухта язып карады. Кем пьеса, кем проза өлкәсендә, кемдер шигырь рәвешендә. Үзебезчә, кызык кына чыккан иде. Безнең каләмдәшләребез арасында да аны өнәп бетемәүчеләр, М. Фәйзидән көлдегез, диючеләр булды. Халыкны җәлеп итү өчен һәр әдәбиятта андый алымнар булган.

Танылу рецептлары: пародия, эротика һәм тәрәзә ватучы Есенин

Заманында “Идел” журналында минем эротик алымнар кулланган, пародия рухында әсәрләр язганым булды. Шул вакытта миңа Туфан абый: “Ләбиб, син нишләп андый әсәрләр язасың? Безнең кебек картлар бер хәл, ә синең кебек яшьләргә ул килешми”, - диде.

Шунда мин Туфан абыйга: “Мин әле танылып кына киләм, шуңа күрә бу миңа мөһим. Ул минем визит карточкам”? – дидем.

Әлбәттә, ул чагыштыруым дөрес түгел. Әмма шул ук Есенинны искә алыйк. Ул урамда йөргәндә тәрәзәләр вата торган булган. Аны хулиган дип кабул итә башлыйлар, гәрчә ул русның шәп шагыйрьләренең берсе. Есенин тәрәзә вата торган булган һәм хроникага эләккән. Көн саен Есенин бүген ресторан тәрәзәсен ватты, Есенин бүген тагын әллә нәрсә эшләде, дип ул халык теленә керә.
Бөтен кеше дә тәрәзә ватып йөри башласа, ул әйбәт әйбер түгел. Яхшы әсәр язучы әдипләребез бик күп безнең, ләкин аларның әсәрләрен безнең каләмдәшләребезнең дә укымаганнары күп булды.

“Харрас Әюп - танылмаган шагыйрь”

Шундый танылу ала алмаган шагыйрьләребезнең берсе – Харрас Әюп. Ул 2008 елда йөрәк авыруыннан вафат булгач, Туфан абый аның җәсәден озатканда әйтте. Бүген төнлә Харрасның шигырьләрен укып чыктым, ди. Бөтенесе дә камил шигырьләр. Ул бик шәп шагыйрь булган икән бит, диде.

Безнең шагыйрьләр бер-берсен бик сирәк укый. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ренат Харисның укыганын беләм. Ярты язучы башкаларның әсәрләрен укымый, дип уйлыйм. Әгәр дә Харрас Әюпны укыган булсалар, аның иҗатын тирәнтен белгән булсалар, ул Тукай премиясен ала иде. Ул аңа ике тапкыр тәкъдим ителде һәм, ни кызганыч, ала алмыйча вафат булып китте. Ә андый шагыйрьләребез, прозаикларыбыз безнең бихисап.

“Яшьләр арасында язучылар да бик юк”

-Бу да безнең әдәби мирас. Мин үзем укыган язучыларның, шагыйрьләрнең исемнәрен атый алам. Хәзерге балалар әдәбиятында шагыйрьләр күп кебек, әмма балалар егылып укый дип әйтеп булмый, нигә шулай?

-Мин хәзер авылларны бик белеп бетермим. Кызысынуын кызыксынабыз. Мәктәпләрдә китапханәләргә йөриләр дип әйтәләр инде балаларны.
Мин 4-5 классларда авыл китапханәсендәге китапларны укып бетергән идем инде. Без китапларны су урынына эчә идек. Китапханәче: сез китапларны юри генә алып кайтмыйсызмы, дип эчтәлекләрен сөйләтеп карый иде. Хәтта 4-5 классларда укыганда мәхәббәт романнары да калмады, чөнки ниндидер сусау бар иде. Рәдиф Гаташның “Гөлләр су сорый” дигән китабы бар. Безнең дә гөлләр су сораган кебек әсәр укыйсы килә иде. Мине ул вакытта ук юмор өлкәсе кызыксындыра иде. Мин Гамил Афзалның, Шәүкәт Галиевның шигырьләрен ярата идем. Г. Тукайны да яратып укыдым. Аның балалар өчен язылган поэмалары якын иде. Һ. Такташның “Караборынның дусты”, Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” минем исемдә калган.

-Балалар аз укыймы әллә инде язучылар ихтыяҗны канәгатьләндерә алырлык әсәрләр язмыймы?

-Мин язалар дип уйлыйм. Балалар өчен язучы шагыйрьләр бар. Минем үземнең Резеда апа Вәлиева, Рөстәм абый Мингалим белән очрашуларга чыкканым булды. Яшь әдипләр арасында мин күбесен белеп бетермим. Менә Ленар Шәех. Хәер, хәзер ул да 30 ны узып китте инде. Айгөл Әхмәтвәлиева балалар өчен язып барды да, хәзер өлкәннәргә күчте. Карый башласак, бик юк та икән бит әле ул язучылар яшьләр арасында.

Безгә “Яшь ленинчы” эләкте. Университетны бетергәч үк шунда эшли башладым. Без әйтә идек: “Балалар шагыйре булу өчен кеше “Яшь ленинчы” да эшләргә тиеш”. Безнең әдәбияттагы бик күп халык язучылары, халык шагыйрьләре “Яшь ленинчы” дан чыккан. Хәзерге яшьләрнең күбесе анда эшләмәгән.

Безнең Зөлфәт, Мөдәрис Әгъләм, Камил Кәрим, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Ркаил Зәйдулла, Атлас Гафиятов, Фирая Бәдретдинова, Рифкать Закиров, Хәйдәр Гайнетдинов һ.б. “Яшь ленинчы” да хезмәт куйды.

Мин балалар өчен язган вакытта пионер тормышын язарга теләмәдем. Авылларга чыгып кайтканнан соң, фельетон дип куеп балаларга шаян юморескалар яза идем. Минем диплом эшем дә “Балалар фельетоны” дип аталды. Җитәкчем Рафаэль Мостафин, ә оппонентым Флорид Әгъзәмов булды. Ул диплом “бишлегә” лаек булды. Шушы фельетоннар соңрак минем беренче китабым булып чыкты.

Мактану рәвешендә булып яңгырамасын, әмма бу балалар иҗатына йогынты ясады. Шунда миңа бик оста тәрҗемәчебез, Габриэль Гарсиа Маркеслар белән хатлар язышып “Ялгызлык” ны тәрҗемә иткән Кыям Миңлебаев миңа бу кечкенә генә әсәрләрдә тукталып калмаска кушты, “Чипполино” кебек әсәрләр яз диде. Әмма хәзергә кадәр мин аларны әле башкарып чыга алмадым.

Безнең зурлар өчен “Язгы аҗаган” әсәрен Мәхмүт Хәсәнов балалар иҗатына бераз кереп-кереп алды, хәтта аның бер фантастик повесте “Пионерская правда”да да басылды. Ул вакытта Ләбибә апа Ихсанова язды. Хәзерге яшьләр шушыңа игътибар итсеннәр иде.

“Балалар язучыларының активлашуын телим”

Дөрес, хәзер китапларның төрлесе бар. Тавышлысы, тавышсызы, сөйләшә, җырлый торганнары. Татар редакцияләре дә андыйларны чыгарды. Аудиодисклар чыгаралар хәзер. Мәсәлән, Ленар Шәех белән Нурия Измайлова шигырьләрен җырчы Резеда Шәрәфиева укый торган аудиодиск чыкты. Хәзер укытып булмаса, җырчыдан сөйләтеп укыталар. Бәлки ул да уңай нәтиҗәсен бирер.

Мин балалар язучыларын активлашуын телим. Бездә Һарри Поттерны сүгәләр инде. Минем үземнең укыганым юк, әмма экранда ул күренгәли. Мин андый ук әсәр дип әйтмим, әмма шундый әсәрләр кирәк.
Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла, Солтан Шәмсинең балалар өчен язылган тарихи әсәрләре бар. Алар кечкенә-кечкенә хикәяләр чыгардылар. Бәлки ул хикәяләр күпмедер дәрәҗәдә балаларга йогынты ясардыр дип уйлыйм. Бу әсәрләрне укыган буыннар милләт өчен алга китеш булыр кебек.

“Борынгы әсәрләрне язучылар кыска һәм аңлаешлы итеп язып чыксын”

-Бу тарихи вакыйгаларны танытырга ярдәм итә дип саныйсызмы?

-Әйе. Бездә дә бер очрашу вакытында тарихчы, сәясәтче галимебез Рафаэль Хәким дә языгыз, бернинди каршылык юк, без сезгә басылырга булышырбыз, дигән иде. Менә шушы тарихны балалар теленә күчереп языгыз, дип әйтте. Кызганычка каршы, ныклап тотынучы кеше булмады.

Шушы сөйләшүдән соң Ркаилләр тотынды дип әйтер идек, ләкин алар бу эшкә мин “Салават күпере” ндә эшли башлаганда ук тотынганнар иде. Шушы тәкъдимгә Фәүзия Бәйрәмованың эшчәнлеге генә туры киләдер, дип уйлыйм.

Минем үземнең бер тәҗрибә булды. Кайсыдыр нәшрият аны татарча бастырып та чыгарды, ләкин үзем ул китапны күрә алмадым. Акчасын түләделәр, түләнгәч чыккандыр, дип уйлыйм инде.

Туксанынчы елларда “Дом книги” дигән оешма бар иде. “Йосыф-Зөләйха” китабын мин дәфтәр калынлыгына әйләндереп чыгардым. Иң элек мин аны проза теленә күчердем, ләкин прозада да ул шигърирәвештә сакланды. “Ләйлә илә Мәҗнүн” не шулай эшләгән булды. Мин аны кыска һәм аңлаешлы итеп эшләргә тырыштым. Бу кызыклы фикер, моны язучыларның идарә утырышларында тәкъдим итеп карарга кирәк.

Мәсәлән, тарихчы Вахит Имамов балалар өчен язып, үзен сынап карасын. Хәзер шундый тәҗрибә бар бит - проза әсәрләрен спектакльгә әйләндерәләр. Мәсәлән, син әйткән “Хөсрәү вә Шириннән” курчак театры өчен спекталь ясарга була торгандыр. Монны курчак театры эшчәнлеген аңлаган кеше генә эшли ала.

Безнең бик талантлы Зөлфәт дигән шагыйребез Чыңгыз Айтматовның “Гасырга сузылган көн” әсәрен курчак театры өчен эшләде. Шундый зур әсәрдән балалар әти-әниләре белән утырып карарлык сәгать ярымлык спектакль итеп эшли алды.

Мин өченче сыйныфта күрше авылга барып, “Дутан батыр” дигән әсәр карадым. Шул мәңгегә истә калды. Мин аны соңыннан гына Сәлах ага Хөсни әсәре икәнен белдем. Ул гомер буе шул курчак театрында эшләгән.

Курчак театры шулай эшкәртеп “Хөсрәү вә Ширин” не куйса, ул баланың исендә калачак. Ә бит балалар өчен спектакльләр белән Яшьләр театры да, Г. Камал театры да, К. Тинчурин театры да шөгыльләнә. Ул дәреслекләргә кергән, бала үскәч аны мәҗбүри укый.

Минем хәзер “Дутан батыр” ны тагын бер кат алып укыйсым килә. Башка әсәрләр дә шуның шикелле инде.

“Рәссамнарга тарихи рәсемнәр ясау буенча дәүләт заказы бирелсен”

-Мондый алымнарны безнең мирасны популярлаштыру максатыннан да файдаланып буламы?

-Безнең Татарстанның рәссамнар берлеге җитәкчесе Зөфәр Гыймаев белән бер кызыклы сөйләшү булды. Анда археолог Фаяз ага Хуҗин да бар иде. Безнең бер үк тарихи рәсемнәр бөтен җирдә әйләнеп йөри. Шул ук “Казан утлары”, “Сөембикә” дә бер үк рәсемнәрне бирә. Алар кабатлана.

ез рәсемнәрне каян алабыз? Энциклопедияләрдән, Тарих институты чыгарган 7 томлыкта чыккан рәсемнәрне файдаланабыз. Менә Казанны алу турында гына да күпме рәсем бар. Алар арасында чит ил рәссамнары ясаганнары да бар. Ә бит башка чорларны чагылдырган рәсемнәр юк. Без нәрсә куярга белмибез. Материал бар, ә арасына кыстырырга рәсем юк. Рәсемсез чыгарасы килми. Булган кадәр әйберләрне интернеттан табырга тырышабыз. Шунда Зөфәр Гыймаев әйтте: “Элек тарихи рәсемнәр ясарга дәүләт заказы бар иде, хәзер ул юк”, - диде.

Матбугатның гонорарлары да шулкадәр генә. Менә бу әйберне шул ук художниклар, галимнәр белән баш мөхәррирләр күтәреп чыгарга тиеш. Дәүләтнең хәле әйбәтләнүен телибез инде без. Һәрбер чор турында заказ бирелеп, шулар турында рәсем ясалырга тиеш. СССР вакытында булган ул. Хәзерге рәссамнар күңелләре таләп иткәнне генә яза. Алар бит дәүләт заказы белән эшләнми. Әлбәттә, музейларга ясаганнарын хөкүмәт сатып ала. Менә мин әйткәннәр дә булса, бик әйбәт булыр иде. Берәр кеше шушыны ишетеп, карале, бу “Хөсрәү вә Ширин” белән акча эшли алам, дип тотына алыр иде. Моны грант итеп тәкъдим итәргә, концепциясен эшләргә кирәк.

Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов — татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре, Муса Җәлил премиясе (2007) лауреаты. 2013 елның декабреннән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100