news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәркем үзенчә җырлый, аны "дөрес" яисә "дөрес түгел" дию үзе үк дөрес түгел – Иделия Марс

Салаватның Элвин Грей җырлавын: "Татарча болай җырларга ярамый", – дип бәяләвенә карата альтернатив стильдә иҗат итүче җырчылар фикер белдерә.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Майамида яшәүче татар җырчысы Иделия Марс, “татарча дөрес җырлый яисә дөрес җырламый” дигән фикерне, “тузга язмаган сүз”, дип бәяләде. “Дөрес булган яисә дөрес булмаган җырлар булмый. “Русча дөрес җырламый, инглизчә дөрес җырламый” димиләр бит”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Кайбер кечкенә мәдәниятләр, үзләрен бик кәттә дип уйлап, “нәкъ менә шулай булырга тиеш”, дип билгеләп куялар. Һәр мәдәнияттә, аеруча вак мәдәниятләрдә традицион һәм традицион булмаган җырлау бар. Традициончылар традицион булмаганны, алары традициончыларны хөрмәт итәргә тиешләр”, – диде ул.

Мәгълүмат өчен: “Татарча дөрес җырлый белү” темасы Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның Элвин Грей җырлавын: “Татарча болай җырларга ярамый”, – дип бәяләвеннән соң күтәрелде. Салаватка җавап итеп автор-башкаручы, рок стилендә татарча җырлаучы Альберт Исмаил “Дөрес җырлый белмәүчеләр фестивале” үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Альбертның “татарча җырлый белмәүчеләр” диюендә сарказм ята. Аның бу адымы традицион җырчыларның альтернативщиклар турында негатив карашта булуына бәйле дип уйлыйм. Бәхәс кемнеңдер кемдер турында “татарча дөрес җырламый” диюеннән килеп чыккан. Артист популяр икән, димәк, ул халыкка кирәк булганны бирә ала. Һәркем үзенчә җырлый һәм аны “дөрес” яисә “дөрес түгел” дию үзе үк дөрес түгел”, – ди Иделия.

“Җыр тудыру процессы бик шәхси һәм иҗади эш. Кеше шигырь йә музыка язганда күңел җылысы белән бүлешә, – дип дәвам итә ул. – Бу төрле юнәлештә, төлке ритмнар, төрле жанрлар аша булырга мөмкин – барысы да эмоцияләргә бәйле. Ә ничек дөрес булырга тиеш – бу инде башка мәсьәлә. Вокал үзенчәлекләре, татар моңы – әйе, болар бар. Әмма бу, барыбер, “татарча болай гына дөрес”, дип әйтергә хокук бирми”, – ди ул.

Иделия соңгы арада татар эстрадасы белән бик кызыксынмаса да, “колак очы белән генә” зур заллар җыя алырлык популяр җырчы Элвин Грей барлыгын ишеткән. “Аның музыкасы миңа да ошамаска мөмкин, әмма мин аны иҗаты өчен хөрмәт итәм. Кеше билет алып аның концертына бара һәм аңа кушылып җырлый икән – бу бит иң мөһиме. Бәлки монда эш аның тавышында да түгелдер, аның харизмы бардыр, шоуларының куелышы җәлеп итәдер. Кешеләргә бу ошый икән – кемнең ни эше бар. Үзеңнең кечкенә генә дөньяң эчендә яшәгән килеш ничек башкалар турында фикер әйтергә мөмкин?!” – дип гаҗәпләнә ул.

IDELIA MARS - җырчы. Казанда музыкаль гаиләдә туып үскән. Иң элек "Татарстан-Яңа гасыр"ның "Яшьләр тукталышы" тапшыруында музыка рубрикасы алып барып танылды. Майамида яши. Яшьләр өчен клуб, поп һәм R&B стилендә җырлар башкара.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100