news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РКБ табибы көнгә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде

РКБ табибы көнгә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 2 нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов сәламәтлек өчен көнгә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде.

«Һәркем һәр көн 8-10 мең адым йөрергә тиеш, дип әйтәләр. Чынлыкта ярты сәгать дәвамында өзлексез йөрү файдалы санала – бу 5 мең тирәсе адым. Көндәлек адымнар санының файдасы – бу гаджетларны уйлап тапкан япон җитештерүчеләре уйдырмасы. Нәкъ алар якынча 10 мең адым үтәргә тәкъдим итте, һәм моны көндәлек норма дип атады», – дип аңлатты РКБ табибы.

news_right_1
news_right_2
news_bot