Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РКБ табибы илкүләм олимпиада финалында команда белән бергә узган сынауларны сөйләде
«НОВАМЕД – 2026 – медицина эшләнмәләре әйләнеше» VI бөтенроссия форумы кысаларында илкүләм олимпиада финалында җиңгән Республика клиник хастаханәсе командасы составында булган табиб Алмаз Исламов «Татар-информ» хәбәрчесенә финалда нинди сынаулар булганы турында сөйләде.
Командада барлыгы биш табиб – ике анестезиолог-реаниматолог, Республика бәла-казалар медицинасы үзәге реаниматологы, акушер-гинеколог һәм медбрат. Алмаз Исламов үзе Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенең Яңа туган балалар бүлеге табиб-реаниматологы булып эшли.
«Без бик ашыгыч ярдәм кирәк булган критик ситуациядә ярдәм итү күнекмәләрен күрсәттек. Җитештерүдә каты имгәнгән пациентка тиз арада ярдәм күрсәтеп, гомерен саклап калу осталыгын күрсәтергә кирәк иде. Шулай ук, стационарда пациентның йөрәге туктаган очракта реанимация уздыру тәртибен күрсәттек. Төп бурыч – дөрес диагноз кую, аннары алга таба диагностикалау процедураларын үткәрү һәм дәвалау. Финалга алты станция әзерләнгән иде. Һәр блокта билгеле бер табиб җитәкче булды, аның күрсәтмәләре нигезендә эш иттек», – диде Алмаз Исламов.
Ул барлык табибларның эш урынында вакыты тыгыз булса да, олмипиадага әзерләнергә буш вакыт табарга тырышканнарын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз