news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РКБ табиблары хатын-кызның иңбашы буынын аның оча сөяген файдаланып төзәткән

Республика клиник хастаханәсе табиблары хатын-кызның иңбашы буынына, аның оча сөягенең бер өлешен файдаланып, пластик операция үткәргән. Бу хакта хастаханә каналында һәм социаль челтәрләрдә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итә.

Нурлатта яшәүче 32 яшьлек фитнес-тренер мотоциклдан егылып имгәнгән – баш мие селкенгән һәм сул кулбаш сөяге урыныннан күчеп сынган. РКБга китерелгәч, ул травматологлар Гамил Гарифуллов һәм Максим Никитин кулына килеп эләккән. Табиблар тиз арада сөякне торгыза алган.

Фото: © Альмир Абашев МАХ каналы

Операция ике сәгать дәвам иткән. Травматологлар бу вакыт эчендә сынган урынга кадәр барып җитеп, оча сөягеннән трансплантат алып, сөякне дә, мускулларны да торгызган.

«Бу – кичектергесез травматологиядә югары пилотаж санала. Аның кыенлыгы тукымалар, мускуллар һәм сеңерләрне тернәкләндерүдә», – дип билгеләп үткән 1нче травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифуллов.

Хәзерге вакытта пациент сынган урыны төзәлүен көтә, аннары кулбашын тернәкләндерү белән шөгыльләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot