Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РКБ табиблары «Алгарыш» республика гранты буенча Төркиядә стажировка узып кайтты
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе гематологлары Төркиядә бер атналык стажировка узып кайтты. Табиблар әлеге уку өчен «Алгарыш» республика грантын откан. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гематология бүлеге мөдире Михаил Кунст, табиб-гематолог Рамилә Гатина һәм рентгенолог Илнар Гатин Истанбулның миелома булганда сөяк миен күчереп утырту белән шөгыльләнә торган әйдәп баручы медицина үзәкләрендә бер атна стажировка узды.
Фото: © РКБ матбугат хезмәте
«Без ACIBADEM халыкара клиника челтәрләрендә стажировка уздык, алардагы әйдәп баручы белгечләр белән очраштык. Тулаем алганда, безнең дәвалау протоколлары уртак, бары тик технологик планда – җиһазларда гына аерма бар», – диде Рәмилә Гатина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз