news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һәркайсыбыз җәмгыятьтә рухилыкны ныгыту эшенә үзеннән зур өлеш кертә – Казан мэры Илсур Метшин

Корбан гаете уңаеннан, башкала мэры И.Р. Метшин мөрәҗәгать итә

 (Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Корбан гаете уңаеннан, Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин мөрәҗәгать белән чыкты.

“Кадерле Казан мөселманнары!

Сезне чын күңелемнән олуг бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Мәккәгә хаҗ кылуның тәмамлануын гәүдәләндергән бу изге көн безне һәрдаим игелек кылырга, якыннарыбызга карата кайгыртучанлык күрсәтергә, мохтаҗларга риясыз ярдәм итәргә өнди.

Бердәмлеккә, кешелеклелек, гаделлек һәм әхлакый чисталыкка омтылуда, шул ук вакытта ата-аналар һәм балалар, хезмәттәшләр һәм күршеләр белән мөнәсәбәтләрдә тирә-юньдәгеләргә матур үрнәк күрсәтеп, һәркайсыбыз җәмгыятьтә рухилыкны ныгыту эшенә үзеннән зур өлеш кертә.

Безнең гражданлык бурычыбыз – киләчәк буынның имин тормышы хакына Казанда яшәүче төрле халык һәм дин вәкилләре арасындагы тынычлыкны һәм дуслыкны саклау, мәдәниара багланышларны дәвам итү өчен шартлар тудыру.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, чиксез тормыш дәрте, ышанычлы киләчәк, бәхет, мәхәббәт һәм бәрәкәт телим!

Корбан гаете мөбарәк булсын!” – диелә Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100