news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла язучылар корылтаеның кичектерелү сәбәбен аңлатты

Татарстан язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае 8 апрельдә булырга тиеш иде. Аның вакыты чигерелүе билгеле булды.

Татарстан язучылар берлеге корылтаеның вакыты кичектерелүе яңартылган уставның әзер булмавына бәйле.

“Уставны яңартырга ниятләгән идек. Аны бары тик корылтайда гына хәл итеп була. Язучылардан уставка бәйле күп тәкъдимнәр керде. Аларны юридик яктан дөресләү күп вакыт сорый. Шуңа ашыкмаска булдык”, - диде Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла.

Уставка үзгәрешләр кертү аның юридик яктан шактый искергән булуына бәйле. Ркаил Зәйдулла устав үзгәртүнең Россия берлекләре составына керү яки рәиснең эшләү срогын озайту өчен эшләнмәвен ассызыклаган иде.Рәис элеккечә ике срок кына эшли ала — моңа үзгәрешләр кертелми», — ди ул.

Корылтайның кайчан булачагы әле билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot