Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Язучылар әле санаторийларга, ял йортларына да барачаклар
Татарстан язучылары Миңгәрдә ун көн дәвамында ял итеп, иҗат белән шөгыльләнде.
Унике язучы Саба районы Миңгәр авылындагы ял итү базасында ун көн ял итеп, иҗат белән шөгыльләнгән. Аларга монда ял итү мөмкинлеген «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше» дәүләт учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов тудырган. Соңгы көнне язучылар Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән берлектә ун көнлек эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, язучылар өчен мондый шартларның әле тудырылганы булмаган.
«Җәүдәт Миннәхмәтовтан һәм аның тарафдарларыннан гаҗәеп табигать кочагында утырган урынга язучыларны чакыру һәм аларга ял итүне оештыру, ял итәргә мөмкинлек бирү дигән фикер килеп иреште. Без, әлбәттә, бу идеяне күтәреп алдык. Чөнки моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде. Киләчәктә дә шушы тәҗрибәне файдаланырга уйлыйбыз», – ди Ркаил Зәйдулла.
Ул язучыларның башка төрле ял йортларына да барачакларын әйтте.
«Язучылар алар йөрергә тиеш. Иҗат итәр өчен язучыларга шарт тудыру мәсьәләсе – минем турыдан-туры вазифа. Алар әле санаторийларга, ял йортларына да барачаклар», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз