Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла Яңа Чишмәдә: Әдәбиятның төп миссиясе - халыкларны берләштерү
Кичә Яңа Чишмәдә татар әдәбияты көне уздырылды. Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге делегация, нефть башкаласыннан Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, язучылар Миңзифа Әхмәтшина һәм Рәфкать Шаһиев килгән иде. Аларны мәдәният йортында район башлыгы Егор Тарнавский каршы алды.
Башта кунаклар өчен Туган якны өйрәнү музее буенча экскурсия оештырылды, аннары чәй өстәле янында Егор Тарнавский районның бүгенге социаль-икътисади хәле, тормышка ашырыла торган программалар һәм проектлар турында сөйләде. Габдулла Тукайның – 140 еллыгы, Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә Яңа Чишмәгә шундый зур, абруйлы делегация белән килгән өчен язучыларга рәхмәтен белдерде.

Кунаклар өч төркемгә бүленеп мәктәп укучылары белән очрашты. Зирекле авылы лицеена Ркаил Зәйдулла, Фатих Кутлу һәм Эльмира Шәрифуллина барды, Шахмай урта мәктәбендә – Фәнил Гыйләҗев, Лилия Фәттахова, Рәфкать Шаһиев һәм Рәҗәп Бәдретдинов, Яңа Чишмә гимназиясендә Равил Сабыр, Миңзифа Әхмәтшина, Галимҗан Гыйльманов һәм Фәүзия Солтан булып кайтты.
Балалар язучы абый-апаларының шигырьләрен укыды, татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйли торган әдәби-музыкаль композицияләр күрсәтте. Кунакларга: «Язу өчен илһам каян аласыз? Ни өчен тәхәллүс алырга булдыгыз? Нәрсә катлаулырак һәм авыррак: шигырь язумы әллә драма әсәре иҗат итүме?» һ.б. күпсанлы сораулар бирде.
Көннең икенче яртысында район мәдәният йортында «Яңа Чишмә: яңа дуслар, яңа манзара» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Анда чыгыш ясаганда Ркаил Зәйдулла сүзен борынгы чорлардан башлап әдәбиятның бүгенге миссиясе турындагы фикерләре белән тәмамлады.
«Сезне борынгы Чистай ягында, Яңа Чишмә районында сәламлибез! Монда килүебезгә бик шатбыз, чөнки моңарчы безнең юллар бу районны читләтеп үтә иде. Хәер, моннан ун ел чамасы элек Ак бүре авылында булган бар иде. Ягъни без ул чакта юкка йөрмәгәнбез, инде сукмак салып куйган булганбыз. Ә бүген күп кенә язучыларның Яңа Чишмәгә беренче генә тапкыр килүе әле. Югыйсә, әйткәнемчә, бик борынгы җирләр бит бу, борынгы авыллар бар монда. Зирекле авылында булып, шаккатып кайттык. Мәктәптә укучылар, укытучылар белән очраштык. Барысы да бик тәртипле, үзебезчә киенгәннәр, итагатьле, бик зур дикъкать белән тыңлап утырдылар», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, язучы өчен мондый очрашулар бик кирәк.
«Язучылар, шагыйрьләр, беренче чиратта, өстәл янына утырып язарга тиеш. Ләкин укучылар, милләттәшләр белән аралашу шулай ук бик мөһим, чөнки үз эчеңдә генә бикләнеп, мәгарәдә генә ятып бөек әсәрләр язып буладыр. Тик мин моңа бераз шикләнебрәк карыйм, чөнки үзеңнең укучыларыңны, аларның ничек тормыш итүен, хыял-омтылышларын белмәсәң, ул әдәбиятка зур хилафлык китерәдер дип уйлыйм. Әдәбиятның шул гаҗәеп хасияте бар: ул берләштерә белә. Минемчә, әдәбиятның төп миссиясе – кешеләрне үзара берләштерү, халыкларны берләштерү, илләрне үзара берләштерү һәм тынычлыкка чакыру. Еллар имин булсын! Аллаһ боерса, шулай булыр да һәм без сезгә әле тагын кабат-кабат килербез», – диде Ркаил Зәйдулла.

Галимҗан Гыйльманов үзенең күпсанлы әдәби бәйгеләрдә – «Илһам», «Иделем акчарлагы», «Глаголица» һ.б. — жюри составында эшләвен искәртте һәм Яңа Чишмә районы балалары бу бәйгеләрдә актив катнаша, аларның язмаларыннан чыгып биредә шактый көчле иҗади потенциал барлыгы турында сүз алып барырга мөмкин дип басым ясап әйтте.

Равил Сабыр Яңа Чишмәдә оешкан «Бөреләр» әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлеген активлаштырырга өндәде һәм бу юнәлештә Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге булышырга әзер торуын белдерде.
«Яңа Чишмә: яңа дуслар, яңа манзара» әдәби-музыкаль кичәсе Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын бергәләшеп башкару белән тәмамланды.
Резеда Шәмсуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз