Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла ябык әдәби конкурска әдәби тәнкыйть номинациясен кертү сәбәбен аңлатты
Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар телендәге ябык әдәби конкурска кертелгән үзгәрешләр турында аңлатты. Аерым алганда, сүз әдәби тәнкыйть номинациясе турында барды.
«Быелгы конкурска әдәби тәнкыйть мәкаләсе һәм рецензия номинациясе кертелде. Моны әдәбият галиме Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Бу бик урынлы тәкъдим. Чөнки әдәби тәнкыйть өлкәсе аксый дип гел зарланабыз», диде ул Татар телендәге ябык әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.
«Әдәби процессны шушы тәнкыйть мәкәләләре күрсәтергә тиеш. Әдәбиятта нинди юнәлешләр бар, нинди яңа язучылар килеп чыккан, нинди китаплар басылган - безнең укучы боларны сизмичә дә кала. Болар минемчә, әдәби тәнкыйть миссиясенә керә», диде ул.
«Бу жанрга кызыксындыру уяту, стимул бирү бик кирәк», дип нәтиҗә ясады ул.
«Әдәби тәнкыйть, рецензия» номинациясендә I урын өчен 40 000 сум, II урын өчен 30 000 сум, III урын өчен 20 000 сум каралган.
- Әдәби әсәрләр бәйгесе 2022 елның 1 октябреннән игълан ителде.
- Быел конкурска 1) роман, 2) повесть, 3) хикәя, 4) поэма яки шигырьләр шәлкеме, 5) повесть (үсмерләр әдәбияты), 6) хикәя (үсмерләр әдәбияты), 7) поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), 8) хикәя (балалар әдәбияты), 9) кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты), 10) әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия номинацияләре буенча әдәби әсәрләр кабул ителә.
- Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз