Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла «Халыклар дуслыгын ныгыткан өчен» шәрәфле билге булдырырга тәкъдим итә
Халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла республиканың «Халыклар дуслыгын ныгыткан өчен» дип аталган шәрәфле билгесен гамәлгә куярга тәкъдим итә.
«Без дус илләр белән аралашабыз, бигрәк тә шәрыкъ илләре белән. Ярдәм итүчеләргә бирү өчен безнең бүләгебез юк», – диде депутат ТР Дәүләт Советының 44нче утырышында сүз алып.
Ркаил Зәйдулла якутларда «Тынычлыкны һәм халыклар дуслыгын ныгыткан өчен» дигән шәрәфле билге барлыгын мисалга китерде. «Хәтерем ялгышмаса, ул аларда 2015 елда гамәлгә куелган. Бәлки без дә «Халыклар дуслыгын ныгыткан өчен» дигән шәрәфле билгене гамәлгә куярбыз», – диде ул.
- 2021 елда Татарстанда Якутия көннәрендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзе, Татарстан халыклары дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов Саха Республикасының «Тынычлык һәм халыклар дуслыгын ныгыту өчен» Почет билгесе белән бүләкләнгән иде.
- Шул ук тантанада танылган якут кинорежиссеры Никита Аржаков, Якутия халык язучысы Николай Лугинов, RUM анимация студиясе генераль директоры Игорь Шарин «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз