news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Тукайчы дигәндә, иң беренче нәүбәттә, Ибраһим Нуруллинны атыйбыз

Ркаил Зәйдулла: Тукайчы дигәндә, иң беренче нәүбәттә, Ибраһим Нуруллинны атыйбыз
Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинны төп Тукайчы дип атады.

«Хәзер Тукайчылар шактый, ләкин Тукайчы дигәндә, иң беренче нәүбәттә Ибраһим Нуруллин килеп баса. Ул Тукайның балачагы, тормышы турында хикәяләр, пьесалар да язды. Гомумән, ул Тукай рухы белән яшәде. Холык тумыштан килә. Тукай турында истәлекләрдә дә аның принципиаль булуы турында әйтәләр. Шуңа күрә Ибраһим Нуруллин белән Тукайның да холыклары туры килгән, минемчә», - диде ул Тукай музеенда Ибраһим Нуруллинның йөз еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән әдәби-музыкаль кичәдә.

Аның әйтүенчә, һәркем үз дәрәҗәсеннән чыгып Тукайны бәяли, аның турында фикер йөртә. «Ибраһим Нуруллинның Тукае – мәйдан уртасында басып торган көрәшче, үз сүзен сүз итә торган шәхес. Ул Тукайның ялгыз гына булмаганын бик яхшы белә иде. Бер генә кеше бик тырышса да, үзе генә максатына ирешә алмый, аның янында тарафдарлары, юлдашлары булырга тиеш. Шуңа күрә Тукайның даирәсе дигәндә Фатих Әмирхан искә төшә. Ибраһим Нуруллин аның турында да китап язган иде», - дип искә алды ул.

«Заманалар үзгәргәч, ул Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксынды, Төркиягә барып, архивларда казынды, яңа мәгълүматлар туплады. Гомере булса, Гаяз Исхакый турында да аерым китап язган булыр иде», - дигән фикердә рәис.

Ркаил Зәйдулла Ибраһим Нуруллинның Советлар союзы вакытында тәрбияләнгән, социалистик реализм тарафдары булуын әйтте. «Үлгәнче үзенең позициясенә тугры булды. Дөресен әйткәндә, идеаль коммунист иде ул. Андый коммунистлар аннан башка бөтенләй юк, ул аерылып торды. Ибраһим Нуруллин кебек үз сүзен әйтә торган кешеләр сагындыра, алар һәр заманда да кирәк», - диде ул.

«Мәктәптә укыганда ук Ибраһим Нуруллинның Габдулла Тукай турындагы әсәрен укып белә идем. Рус теленә тәрҗемә ителеп, чыкты. Ул заманда бердәнбер татар язучысының бөек татар шагыйре турында язган китабы иде ул. Күптән түгел Мәхмүт Хөсәеннең дә йөз еллыгы булды, димәк, алар бер елгы булган, икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Без Мәхмүт Хөсәен белән бик якын аралаштык. Ул Ибраһим Нуруллин турында һәрвакыт зур хөрмәт белән сөйли иде», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100