news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Тукай премиясенең күләмен 3 миллион сум итүне сорап Президентка хат язган

Ркаил Зәйдулла Тукай премиясенең күләмен 3 миллион сум итүне сорап Президентка хат язган
Рамил Гали

ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен арттыру тәкъдиме белән республика президентына хат язган. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайты хәбәр итте.

Бүгенге көндә мәртәбәле премиянең күләме 500 мең сум тәшкил итә. 

«Иҗатчылар өчен бу бик аз сумма, – диде Ркаил Зәйдулла Чаллыда «Мәйдан» журналы уздыра торган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында. – Мин Дәүләт премиясе күләмен 3 000 000 сумга күтәрүләрен сорадым».

Шул ук вакытта аның теләген тулысынча канәгатьләндерәчәкләренә бераз шиген белдерде. «Студент вакытта тулай торакта яшәгәндә кызлардан бер буханка ипи сорап керә идек. Үзебезнең бер-ике телем бирсәләр дә күңелебез була иде. Кем әйтмешли, аз бирәселәрен белсәк тә, күбрәк сорарга кирәк», – дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100