Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла: Тукай иҗаты - ул үз заманының татар энциклопедиясе
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә бөек татар классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Чарада чыгыш ясаган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең бүгенге татар тормышындагы роле, аның иҗатының актуальлеге һәм юбилейга әзерлек планнары турында сөйләде.
Ркаил Зәйдулла билгеләп үткәнчә, Тукай – татар дөньясының һәр өлкәсенә кагылышлы фикер калдырган уникаль шәхес. Шагыйрь гомере буе редакцияләрдә эшләгәнгә күрә, ул заманның иҗтимагый-сәяси вазгыятен яхшых белгән һәм үз язмаларында чагылдырган. Язучылар берлеге җитәкчесе әйтүенчә, Тукай бүген дә иң күп укылган һәм китаплары иң тиз сатылып бара торган автор булып кала. Аеруча аның балалар өчен язган әсәрләренә ихтыяҗ зур.
Язучы Тукайның сәясәтче буларак күрәзәчелегенә дә басым ясады. Аның әйтүенчә, технологияләр үзгәрсә дә, татар халкының яшәеш проблемалары һәм үзара мөнәсәбәтләре үзгәрешсез кала.
«Безнең татар халкы өчен, татарның киләчәге өчен Тукай – иң мөһим фигураларның берсе. Чөнки ул ниндидер тар юнәлештә барган шагыйрь түгел. Татар тормышында ул кагылмаган өлкәләр калмагандыр. Аның иҗаты, мәҗмугалары шул заманның татар энциклопедиясе кебек. Ул бәя бирмәгән, ул телгә алмаган шәхесләр татар дөньясында булмаган да», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.
Шулай ук берлек рәисе шагыйрьнең 140 еллык юбилеена әзерлек барышы белән таныштырды. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә алты телдә дүрт китап, шулай ук Тукайның дини карашларына багышланган фәнни җыентык чыгару планлаштырыла. Моннан тыш, «Шүрәле» әсәренең рус һәм кырым татар телләренә яңа тәрҗемәләре басылып чыгачак.
«Без «Шүрәле»нең яңа русча тәрҗемәсен чыгарырга уйлыйбыз. Ул иллюстрацияләр белән әзерләнәчәк. Аны Уфа шагыйре Айдар Хөсәенов тәрҗемә итте. Шулай ук әкият кырым татар телендә чыгачак. Аны безнең берлекнең әгъзасы Диләрә Османова тәрҗемә итте.
Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, июнь уртасында Тукайга багышланган Халыкара шигърият фестивален уздыру да күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз