Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла: Тел авылларда гына саклана дигән фикер белән килешеп бетмим
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2026 елга Дәүләт Советына еллык юлламасы турында фикерләре белән уртаклашты. Ул юлламада яңгыраган «татар мәдәнияте, тел авылларда саклана», – дигән фикерне искә төшерде.
«Тел, гореф-гадәтләр авылларда гына саклана дигән фикер белән килешеп бетмим. Чөнки болар барысы да балалар, киләчәк белән бәйле, хәзер авылларда балалар аз, мәктәпләр отимизацияләнә. Күп авылларда мәктәпләр эшләүдән туктый, чөнки балалар юк. Шуңа күрә безгә барлык игътибарны шәһәргә юнәлтергә кирәк, шәһәр мәдәнияте татарча булырга тиеш», – диде ул.
Ркаил Зәйдулла фикеренчә, татар мәдәнияте шәһәрдә чәчәк атарга тиеш.
«Татар халкының киләчәге шәһәрдә. Тигез булып, беркемне дә кимсетмичә, үзе дә кимсенмичә, татар мәдәнияте шәһәрдә чәчәк атарга тиеш. Авылларга игътибар күрсәтүнең мөһимлеге турында сүз дә юк. Авыл гасырлар дәвамында татар милләтенең чишмәләрен сугарып торучы конгломерат булды, ләкин заман үзгәрә. Шулай да шәһәрләр халык белән тулганнан соң, аның күпмедер өлеше кире авылга кайтыр сыман. Ул вакытта алар яңадан авылга нинди мәдәният алып кайтыр, менә монысы сораулар тудыра торган мәсьәлә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз