«Авылларда яшьләр аз, шуңа мәктәп укучылары да кими – урбанизация диләр, анысы да дөрес, шәһәр мәктәпләрендә урын җитми... Ләкин демографик чоңгылны да истә тотмый булмый. Эшче куллар җитмәве хәзер үк сизелә.
Без, элегрәк, телебезне саклый торган бер кирмән итеп авылны күз алдына китерә идек, янәсе, әдәбиятыбызны сугарып торучы чишмәләр биредә. Хәзер без ул кирмәнне дә кулдан ычкындырдык, чишмәләр корып бара. Авыл җирендә дә хәзер бала-чага кулына шайтани телефон тоткан, күзе тонган, колагында бөке; үзара башка телдә пупалап йөриләр. Авыл элеккеге татар итәгатен дә югалта бара.
Бүген Татар дөньясы кайда соң? Татарстанда халыкның 80 проценты диярлек шәһәрләрдә яши. Шуңа күрә татарлыгын саклап калган һәркем, хәленнән килгәнчә, шәһәрдә татар дөньясын җәелдерергә тиеш. Әлбәттә, авылны да онытырга тиеш түгелбез, ләкин элеккечә фәкать авылны гына кыйбла итү дә дөрес түгел.
Без 90нчы елларда күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешкән идек, кабат кирегә кайтып төштек. Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов вазгыятьне яхшы аңлый. Шуңа да ул язучыларны балалар бакчасына сабыйлар белән очрашуларга өнди. Без, әлбәттә, аның бу өндәмәсен хуплап каршы алдык. Андый язучыларны матди яктан да күпмедер кызыксындыра алдык. Иҗтиһад кирәк! Тырышсак, без үз дигәнебезгә ирешәчәкбез. Мин менә шундый оптимист инде. Каршылык зур, басым көчле, ләкин бирешмәскә кирәк.
«Безнең халыкны гасырлар дәвамында шулкадәр кыстылар, без алмазга әверелдек», – дип язган бер шагыйрь. Һәр нәрсәнең башы һәм ахыры була, бездән генә бернәрсә дә тормый, дип тик яту – үзен милләт итеп санаган халыкка һәм аның шәхесләренә төс түгел. Халык язмышында төрле хәлләр булган. Ашина турындагы риваятебезне искә төшерик. Аны, гомумән, һәрдаим хәтердә тотарга кирәк. Халкы кырылып беткәч, дошманнар тарафыннан кул-аягы чабылган малайны ана бүренең асрауга алуы турында легенда ул. Малай үсеп җиткәч, бүре аңа 10 бала табып бирә, һәм төркиләр кабат үрчи!
Беркайчан да өметне югалтмаска дигән сүз бу! Шуңа күрә оеткыны югалтмаска кирәк, оеткысы булса, катыгы табыла. Оеткы ул – үз милләтенә ышанган, тарихны белгән һәм киләчәкне анык итеп күргән чын татар зыялылары», – ди ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.