news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла: Татар авылларындагы мәктәпләрне конгресс үз канаты астына алсын иде

Җырлый, бии белүче өлкән буынга игътибарны күбрәк бирәбез шикелле, ди ул.

Ркаил Зәйдулла: Татар авылларындагы мәктәпләрне конгресс үз канаты астына алсын иде
"Татар-информ" архивы

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессының игътибарын күбрәк өлкән буынга түгел, яшьләргә юнәлтелгә кирәк дигән фикердә.

"Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәпләр булдыру зур эш булды. Минемчә, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә бу юнәлеш иң мөһиме булырга тиеш. Югыйсә, җырлый, бии белүче өлкән буынга игътибарны күбрәк бирәбез шикелле", - дип сөйләде ул Бөтендөнья татар конгрессы съездының пленар утырышында

Ул бу мәсьәләдә Татарстан Язучылар берлеге һәр яктан хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.

"Ачыктан-ачык әйтергә кирәк: татарны татардан башка беркем дө кайгыртмас", - ди ул.

"Мин Оренбургның Каргалы авылында булдым, анда милли тәрбия бирә торган үзәк ачканнар. Шундый үзәкләр Чувашия республикасы, Пенза өлкәсе авылларында бар. Бу - хосусый мәктәпләр ачу өчен җирлек. Читтәге мәктәпләрне дә онытырга ярамый, зур татар авылларындагы мәктәпләрне конресс үз канаты астына алсын иде. Бу атаклы татар кешеләре белән очрашу, язучыларның ачык дәрес бирүе, милли патриотик тәрбия формасында булырга мөмкин. Бу мәсьәләдә уйланырга кирәк", - ди берлек рәисе.

Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен якшәмбе мәктәпләре челтәрен барлыкка китерү дә әйбәт максат булыр иде, дигән фикердә.

news_right_1
news_right_2
news_bot