news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Без Шәриф Камал кебек язучыбызны онытырга тиеш түгел

Ркаил Зәйдулла: Без Шәриф Камал кебек язучыбызны онытырга тиеш түгел
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла язучы Шәриф Камалны онытырга ярамавын әйтте.

«Шәриф Камал кебек язучыбызны онытырга тиеш түгелбез. Башка халык булса аңа һәйкәлләр куеп, тагын бик күп эшләр башкарырлар иде. Ләкин безнең, күрәсең, андый шәхесләр күп. Шуңа күрә игътибар да җитенкерәми. Шәриф Камалга игътибар үзе исән чагында ук булган дип әйтә алам: 1939 елда ул Ленин ордены белән бүләкләнә. Бу берничә тапкыр герой исемен алуга тиң була. Барлыгы өч язучыбыз әлеге орденга лаек була: ул, Шәйхи Маннур һәм Таҗи Гыйззәт», - диде Ркаил Зәйдулла Шәриф Камал әдәби премиясен тапшыру чарасында.

Ркаил Зәйдулла

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул Шәриф Камалны революциягә кадәр үк танылу алган, мәшһүр язучы икәнлеген билгеләп үтте.

«Шәриф Камалның иҗаты Оренбургта башлана: анда аның хикәяләре чыга башлый. «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы басмаларының нәшире Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) аңа игътибар итә. Шәриф Камалны чакырып ала һәм аңа гонорар - алтын тәңкәләр бирә. «Син бик әйбәт иҗат итәсең, ләкин гади халык турында язасың. Татарның балык кәсепчелегендә генә эшләүчеләре түгел, затлы кешеләре дә бар», - дип әйтә. «Мин кадимчеләр арасында яшим, нәрсә күрәм - шуны язам», - дип җавап биргән Шәриф Камал», - диде ул.

Ркаил Зәйдулла Шәриф Камалның тормышны тасвирлап язганын, Совет чорында аны идеологик төсмерләр белән дә баетуын искәртте. «Дәрдемәнд Шәриф Камалны «Шура» журналына эшкә ала һәм анда аның фельетоннары чыга башлый. Аларны укып карасагыз, хәзер дә актуаль икәнен аңларсыз. Анда шулкадәр сатира, әдәби осталык бар - хикәя укыган кебек укыйсың», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

«Галимҗан Ибраһимов һәм башка язучыларыбызны репрессияләгәннән соң, Шәриф Камал татар әдәбиятының патриархы булып кала. Мин аны хикәя остасы буларак бәялим», - диде Ркаил Зәйдулла.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәре, кичәнең алып баручысы Данис Хисмәтуллин Шәриф Камалны 1930 елларда татар әдәбиятына килгән яшь каләм ияләре өчен остаз булган язучыларның берсе дип атады.

«Татар китабы йортына тере классикны күрергә кемнәр генә килмәгән! 75 ел элек, 1950 елның гыйнварында, биредә татар язучысына багышлап республикада беренче музей ачыла. Аның беренче кунаклары арасында Гомәр Бәширов кебек инде олпат әдипләр дә, Нурихан Фәттах кебек яшьләр дә булган. Аларның үз куллары белән язылган фикер-теләкләрен «Әманәт» күргәзмәсендә күреп була», - диде ул.

Быел беренче тапкыр Шәриф Камал премиясенә комикслар яки график романнар да дәгъва иткән. «Татарча комикс» - бу инде күптән яңалык түгел. ХХ гасыр башында «Ялт-Йолт», «Яшен», «Кармак» кебек татар сатира журналларында татарча язулар белән карикатуралар да чыккан. Аларның шактыен драматург һәм каллиграфия остасы Галиәсгар Камал ясаган», - дип искәртте алып баручы.

Соңгы елларда әлеге бәйге кысаларында Шәриф Камал әсәрләре инглиз, алман, төрек, азәрбәйҗан, япон, кытай, гарәп, корея, вьетнам телләренә тәрҗемә ителгән. «Язучының «Курай тавышы», «Сукбай», «Ата», «Ике яхшы» әсәрләре төрле телләрдә яңгырый башлады. Быел исә катнашучылар «Әүвәл-әүвәл заманда» исемле хикәяне төрек, инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә итте», - диде Данис Хисмәтуллин.

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

  • Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премия унике яшь авторга тапшырылды. Катнашучылар арасында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар, режиссерлар һәм драматурглар, укытучы, инженер, программалаучылар да бар – премия төрле кешеләрне берләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100