news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Салават Фәтхетдиновның Илһам Шакиров премиясен арттыру фикеренә җавап бирә

Ркаил Зәйдулла Салават Фәтхетдиновның Илһам Шакиров премиясен арттыру фикеренә җавап бирә
Рамил Гали

Ркаил Зәйдулла Салават Фәтхетдиновның Илһам Шакиров премиясен Тукай премиясе дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк дигән тәкъдименә карата фикерен белдерде.

Сүз Салават Фәтхетдиновның приз фондына белдергән  дәгъвасы турында бара. «Илһам Шакиров кебек кеше соңгы 100 елда тумаячак. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш. Аннан да югары була алмаса да, ким булмасын. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бар», диде ул Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә торган татар телендә язылган әдәби әсәрләргә конкурсына багышланган матбугат конференциясендә Ркаил Зәйдулла җырчының сүзләрен искә төшерде.

«Уйлап карагыз: 500 мең сум – республиканың дәүләт премиясе суммасы. Сүз дә юк: Тукай премиясенең күләмен арттырырга кирәк. Салават Фәтхетдинов: «Илһам Шакиров премиясен Тукай премиясе дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк», дип әйткән. Күтәрсеннәр! Ләкин Тукай премиясе дәүләт премиясе дип атала һәм шуңа күрә ул югарырак булырга тиеш, минемчә», диде ул.

  • Тукай исемендәге дәүләт премиясенең суммасы – 500әр мең. Нигезләмә буенча, ул өч кешегә бирелә. ТР Президенты карары белән лауреатлар саны артык булса да, комиссия карары белән ким булса да, сумма бер лауреатка 500 мең сум булып кала.
  • Илһам Шакиров исемендәге премиянең приз фонды – 600 мең сум. Өч җиңүчегә 200шәр мең сум.
  • Салават Фәтхетдинов та, Ркаил Зәйдулла да Тукай премиясе лауреатлары.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100