news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла: «Шагыйрьләр урамы» кичәсе каләмдәшләрем иҗатына уңай тәэсир ясаячак

Ркаил Зәйдулла: «Шагыйрьләр урамы» кичәсе каләмдәшләрем иҗатына уңай тәэсир ясаячак
Рамил Гали

Ркаил Зәйдулла каләмдәшләренең бергә җыелып шигырь сөючеләр белән очрашуы аларның киләчәк иҗатына уңай тәэсир ясаячак дип саный.

«Шагыйрь, әлбәттә, укучысы белән күрешеп торырга тиеш. Укучысы белән генә түгел, бер-берсе белән дә күрешеп, аралашып, фикер алышып торырга тиеш», - диде ул «Шагыйрьләр урамы» шигърият җыенын хуплап.

«Шагыйрьләрнең Милли китапханә мәйданчыгында җыелуы матур күренеш. Бу җыен шигырь сөючеләрнең күңелендә кала торган бәйрәм булачак. Шагыйрьләребезнең иҗатына да тәэсир итәчәк», – диде ул.

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» - яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра.

16 июнь кичендә төрле буын татар шагыйрьләре белән Милли китапханәдә очрашу мөмкинлеге бар. Кичә Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә. Башлана: 18.00 сәгатьтә.

Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып бара. Җыенның хедлайнерлары – халык шагыйрьләре.

Катнашалар: Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова.

  • Керү ирекле, әмма урыннар чикле. Шуңа алдан регистрация үтүегезне сорыйбыз.
news_right_1
news_right_2
news_bot