news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла: Россиянең мәдәни коды уртак кыйммәтләргә нигезләнә

Ркаил Зәйдулла: Россиянең мәдәни коды уртак кыйммәтләргә нигезләнә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мәдәният, тел һәм дини аермаларга карамастан, Россия халыкларының мәдәни кодын формалаштыручы уртак кыйммәтләре бар. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Россия халыкларының мәдәни коды. Күптөрлелектән гомуммилли кыйммәтләргә» пленар утырышында белдерде.

Утырыш бүген Казанда «Китап поезды – 2026» бөтенроссия проекты кысаларында узды, ул 8 сентябрьдә Татарстан башкаласына килде.

Ркаил Зәйдулла фикеренчә, күпмилләтле Россиянең мәдәни коды турында сөйләшкәндә һәр халыкның үзенчәлеген исәпкә алу һәм бер үк вакытта аларны берләштергән әйберләрне эзләү мөһим.

«Эш дини, мәдәни аермаларда түгел – алар күп. Эш безне берләштерә торган әйберләрдә. Мондый әйберләр чынлыкта аз, әмма алар бар, болар – ата-бабаларыбыз традицияләренә хөрмәт, безнең уртак Ватаныбызга мәхәббәт, авыр вакытларда берләшә белү. Һәм, мөгаен, бу гомуми гражданлык милләтен, сәяси милләт – Россияне формалаштыру өчен җитәрлек», - диде ул.

Шул ук вакытта халыклар арасындагы аермалар, әдип фикеренчә, илне баета гына. Россия уртак кыйммәтләрне һәм үзара хөрмәтне саклап, бер-берсеннән шактый аерылып торырга мөмкин булган күп кенә мәдәниятләрне берләштерә.

Татарларның мәдәни коды турында сөйләгәндә, Зәйдулла аның үзенчәлеге дип Европа һәм Азия традицияләрен берләштерүен атады.

«Без европалылар да, азиатлар да түгел. Без цивилизацияләр кисешкән урында торабыз, тегесенең дә, монысының да гореф-гадәтләрен кабул итеп һәм үзләштереп, ә кайчакта аларны синтезлап торабыз», - дип билгеләде ул.

Зәйдулла сүзләренчә, татар мәдәнияте башка халыклар белән диалогка ачык. Бу әдәби элемтәләрдә дә чагыла: «Хәзерге заман татар хикәясе антологиясе» Төркиядә, Азәрбайҗанда, Россиядә һәм Казахстанда басылып чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot