news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Мөхәммәтшин турында: Дума депутатлары ташланганда да, ул үзен горур тотты

ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз сүзен дәлилләп әйтә белгән. 

"90 нчы еллардан беләм аны. Юллар кисешкән чаклар да булды. Миңа аның принципиаль булуы, үз сүзен җиткереп әйтә белүе ошый иде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

"Мәскәүдә Дәүләт Думасында чыгыш ясаган иде. Аңа депутатлар ташланырга әзер иде, ләкин ул үзен горур, чын татар улы кебек тотты. Ул дәлилләр белән нигезләп әйтте. Андагы депутатлар да сүзенә колак салдылар. Югары мөнбәрдән сөйләве ул чакта бик урынлы иде. Ул Татарстанның позициясен аңлатты. Ил агалары гына мондый сүзне әйтә ала иде. Ул вакытта ук шактый яшь булса да, ил агасы иде», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул аның бүген дә сүзен өздереп әйтә белүен искәртте. "Кайбер вакытта позицияләр туры килми, мәсләк тә бер үк түгелдер, ләкин аның аңлатып сөйли белүен, сүзеннән чигенмәвен хөрмәт итәм», – диде.

Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советы Рәисенең татар телен начар белгәнен, ләкин репетиторлар яллап, китаплар укып, әдәби татар телен камил өйрәнгәнен билгеләп узды. "Фикерен татар телендә дә әйтә ала», – дип әйтте.

Бүген Милли китапханәдә Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Язмыш борылышлары» («Виражи судьбы») китабы тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100