news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Милли мәгарифкә карата сәясәт уңай якка үзгәрер дигән өмет бар

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Бөтендөнья татар конгрессының VIII Корылтаенда ясаган чыгышы.

Ркаил Зәйдулла: Милли мәгарифкә карата сәясәт уңай якка үзгәрер дигән өмет бар
Салават Камалетдинов фотосы

Хөрмәтле милләттәшләр!

Татарстан Республикасының илтәбәр президенты!

Һәм җыеныбызда читтән катнашучылар!

Бүгенге заманда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның бергә җыелуы аеруча әһәмиятле һәм шактый ук гыйбрәтле дә. Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулу, һичшиксез, халкыбыз тормышында күренекле вакыйга, һәм чираттагы корылтаебызда без бу датаны билгеләп үтмәсәк сәер булыр иде. Мондый мәрәсимнәрдә гадәттә гел мактау сүзләре генә әйтелә, пафоска да җитәрлек урын бирелә, һәм бу, мөгаен, табигый да. Милләт тарихы өчен 30 ел зур вакыт аралыгы булмаса да, без шушы заман эчендә нинди генә иҗтимагый үзгәрешләр кичермәдек, дәүләт тормышында исә нинди генә әверелешләр күрмәдек! Халкыбыз әйтмешли, кем идек, кем булдык… Ярар, үткән-беткән, бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая? Тукайның яратып әйтә торган сүзе булган: «Мин әле кая барам?» Без әле кая барабыз? Юлыбыз кая? Җавапны без, бәлки, биредә бергәләп эзләрбез.

Совет чорында «өлкән туган» дигән гыйбарә бар иде. Хәер, чынлыкта, ул бүген дә өлкән инде. Ләкин дөньяда яшәү, үз урыныңны табу – геосәясәттә булсынмы, эчке тормыштамы – өлкәннәргә дә кыен булса кирәк; менә ничә гасыр инде аларны ике сорау интектерә: «Что делать?» һәм «Кто виноват?»

Аның беренчесенә урыс философы В. Розанов җавап биреп калдырган. Җәй көне күпләп җиләк җыярга, варенье кайнатырга, ә кышын шул варенье белән чәй эчеп тыныч кына өеңдә утырырга кирәк, дигән ул. Шул чакта икенче сорауның кирәге дә калмый. Тамагың тук, кәефең әйбәт булса, гаеплене эзләп йөрисе юк…

Икенче сорау безне дә борчымый анысы. Аңа без күптән җавап тапканбыз! Кем гаепле? Үзебез, әлбәттә! Берәү җырлый бит: «Моңайма, кайгырма, ярсыма, Син үзең гаепле барсына». Үзеңне гаепле итеп таныгач, җиңел булып китә, җиләк кайнатмасы белән чәй эчеп, дөньядагы сәясәт белән кызыксынмыйча, тыныч кына өйдә утырасы килә. Ә җиләкне без күпләп җыябыз, татарлар катнашкан социаль челтәрләрдә хәзер гел җиләк – чиләкләп тә, кәрҗинләп тә… Әйтерсең, безне бернәрсә борчымый, сәясәткә безнең катнашыбыз юк. Башны җиләккә яшерүебез аңлашыла да, шул каһәр төшкән сәясәт аркасында халкыбыз гасырлар дәвамында, бигрәк тә 20нче гасырда, күпме җәфа чиккән, заман давыллары аны кая гына болгап ыргытмаган. Ләкин бер закончалык бар шул: син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң дә, сәясәт барыбер, үзе килеп, синең белән шөгыльләнә башлый.

Шуңа күрә өлкән туганны да борчыган сорау, кәкрәеп, безнең алга да килеп баса: «Нәрсә эшләргә?» Юкса безнең сәяси амбицияләребез юк, без бары тик асылыбызны югалтмыйча, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, җиләкләп чәй эчә-эчә яшәргә генә телибез. Ләкин бүгенге глобализм шартларында шушы гадәти, табигый максатка ирешү дә гаять авыр икән. Халкыбызның инде яртысыннан күбрәге татарча белми, белгәннәренең дә теле ярым-йорты гына. Чөнки безнең милли мәгарифебез юк кимәлендә, милли мәктәпләр челтәре тар-мар ителде, Бердәм дәүләт имтиханын үз телеңдә бирү мөмкинлеге юк. Ә ФГОС торган саен «камилләшә» бара, инде милли телләргә мәктәпләрдән бөтендәй куып чыгарылу яный. Инкыйразның шәүләсе мәктәпләрдә, урамнарда, эш кабинетларында гына түгел, ә өйләрдә, түр башында киерелеп утыра. Туган телләр рәтенә урыс телен кертеп, аны ата-аналарга ирекле сайлау хокукы биреп, бик мәкерле эшләделәр, хәзер күп баланың ата-анасы гына түгел, әби-бабасы да татарча белми. Алар туган тел дигәндә нинди телне сайласын?! Ләкин бит болар дәүләт тарафыннан ничә дистә еллар дәвам иткән ассимиляция сәясәте корбаннары. Чын федератив мөнәсәбәтләр гамәлдә булган дәүләт үзе үк шул элекке гөнаһларын бетерү юлында эшләргә тиеш иде кебек тә… Ләкин без инде соңгы ун-егерме елда үзәктәге югары җитәкчеләр тарафыннан «федерация», «федератив мөнәсәбәтләр» дигән гыйбарәләрне дә ишеткәнебез юк.

Хәер, нигә бу турыда сөйләп торырга? Татар теле һәм әдәбияты 10-11 сыйныфларда бөтенләй укытылмый. Димәк, безнең балалар әлеге фәннәр буенча урта белем дә ала алмый! Быел бөтен Татарстанга татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бердәнбер кыз бала бирде! Шатландык, әлбәттә. Тик утырып еларга гына оныттык. Тиздән бездә язучылар да, татар теле галимнәре дә, артистлар да һәм башка милли кадрлар да булмаячак. Сез беләсез инде, мәдәнияте юкка чыкса, милләт үзе дә юкка чыга. Бу аксиома.

Дөрес, миңа каршы төшүчеләр булыр. Янәсе, үз-үзеңне нинди милләттән дип таныганда (ягъни самоидентификация) иң мөһиме, кешедәге милли үзаң. Национальное самосознание, диләр инде алар. Һәм мисал итеп гадәттә Польша-Литва татарларын китерәләр. Алар да бит әнә телләрен берничә гасыр элек югалткан, ә менә Ислам динен һәм милли үзаңнарын саклап калган. Әлеге татарларның урта гасырларда ничә дистә мең булганын беләме икән алар? Хәзергеләре шуларның бер нәни кыйпылчыгы гына (берничә дистә!), калганнары тәмам эреп югалган. Әйе, шул кыйпылчык үзен татар дип саный, ләкин кайда аларның фольклоры, милли биюләре, гореф-гадәтләре? Гомум татар мәдәниятенә алар керткән өлеш кайда?

Әйе, милли үзаң зур нәрсә. Әмма без яһүдләр түгел, икенче-өченче буыннарда ул гадәттә төтен кебек таралып бетә.

Телен югалткан татар күп очракта бүтән милләтләргә ашлама гына…

Соң… безгә нәрсә эшләргә?

Әлбәттә, Татарстан җитәкчеләре дә, Республикадан читтә тупланып яшәгән татарларның кайбер лидерлары да бу турыда уйлана, мөмкинлектән чыгып конкрет гамәлләр кылырга тырыша. Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәпләр булдыру бу юлда зур эш. Минемчә, Бөтендөнья татар конгрессының да эшчәнлегендә бу юнәлеш иң мөһиме булырга тиеш. Югыйсә без җырлый-бии белүче өлкән буынга күбрәк игътибар бирәбез шикелле.

Ачыктан-ачык әйтергә кирәк: татарны татардан башка беркем кайгыртмаячак. Былтыр миңа Оренбург Каргалысында булырга туры килгән иде. Анда алар милли тәрбия бирә торган балалар үзәге ачкан. Шундый ук үзәкләр Чуашиянең зур татар авылларында, Пенза өлкәсенең атаклы Урта Әләзән авылында да бар. Хосусый мәктәпләр ачарга менә дигән җирлек!

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, ата-аналарын да җәлеп итеп, якшәмбе мәктәпләре челтәрен барлыккка китерү дә максатка ярашлы булыр иде. Гаилә мәктәпләре. Чөнки татар телен белү җәһәтеннән күп ата-аналар үзләре дә сабый хәлендә.

Каргалыдагы очрашу вакытында бер эшмәкәр: «Мәгарифтә без ерак бабалар тәҗрибәсенә кайтып төшәргә мәҗбүр,» – диде. Беләсездер, большевиклар түнтәрелешенә кадәр кимендә 200 ел дәвамында безнең милли мәгариф системасы, дәүләттән бернинди ярдәм алмыйча, байларыбыз, хәлле кешеләребез тырышлыгы аркасында иҗтиһад иткән. Шөкер, татар тырыш халык, байларыбыз әле дә җитәрлек. Мәчетләр салырга акча табыла бит. Бик кирәкле, саваплы гамәл. Ләкин хосусый мәктәпләр ачу савабы аннан ким түгел. Ул хокук бит әлеге дә баягы яһүдләргә генә бирелмәгән! Дөрес, аларның артында кодрәтле Израиль дәүләте тора. Тик шунысын да онытмаска, иң мөһиме, федераль җитәкчеләргә оныттырмаска кирәк: бүгенге шартларда, Россиянең тышкы сәясәте Үзәк Азиягә һәм тулаем Шәрекъкә борылганда дәүләткә татарның үз телен белүе, үз асылын югалтмавы файдалы. Моны элекке урыс патшалары бик яхшы аңлаган.

Һәм якын киләчәктә дә Россия Федерациясендә аз санлы халыкларның язмышына карата, иң мөһиме – милли мәгарифкә карата сәясәт уңай якка үзгәрер дигән өмет бар. Ашка каршы таш ату беркайчан да үз-үзен акламаган.

Безгә атаклы миссионер Н. Ильминскиның сүзләрен һәрчак истә тотарга кирәк. Татарны борынгы заманнардагы кебек көчләп христиан диненә кертергә кирәкми, дигән ул, башта ул телен югалтсын, аннары инде ул иртәме-соңмы динен дә югалтачак. Дөрес, бүген инде тышта 21 гасыр, һәм конфессиональ нигездә безнең милләт эчендә ниндидер зур каршылыклар бар дип уйламыйм. Һәркем үзе теләгән динен тотарга хаклы. Динсез булырга да хакы бар. Ләкин уйланырга да кирәк: салган мәчетләребез киләчәктә Аллаһ йорты булып калырмы? Татар һәм мөселман тәрбиясе алмаган яшь буынның юлы кая таба? Мәчетләрне, ерак бабаларыбыз кебек, хосусый мәктәпләр, мәдрәсәләр белән ныгыту кирәклегенә шик юк. Һәм бу җәһәттән әлеге мәсьәләдә күп хәзрәтләребез аңлап эш итә.

Билгеле, бүгенге хосусый мәктәп гомумбелем бирү мәктәбеннән бер башка югары торырга тиеш.

Бер генә халык та үз теләге белән тарих сәхнәсеннән төшеп калырга теләми. Безнең әле яшәү көчебез бар. Бер халык юкка чыгу белән икенче халыкның бәхете артмаячак.

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык бәйрәмен дә искә алып, чыгышымны оптимистик рухтагы шигырь белән тәмамлыйсым килә:

Илем! Син һаман шул. Без – шул!

Ул чакта да заман болганган.

Алтын Урда, Болгар… Аваз килә

Бик еракта калган еллардан.

 

Сыны каткан сыңар манарадан

Яңа азан гүя яңгырый:

Туган җиребездән сихәт алган

Тамыр исән! Нәсел тамыры…

 

Шытып чыктык тагын үлән сыман,

Көләч таңнар белән юандык.

Буразналар ярдык, йортлар салдык, –

Тамыр тирән безнең, иман нык.

 

Күтәрелде кабат манаралар,

Яңгырады азан – өр-яңа!

Мәйданнарга чыктык сөлге тотып, –

Без яшәргә килдек дөньяга.

 

Аяк тиде Болгар туфрагына,

Борынгыдан калган эзләргә.

Без тезләндек монда. Чын мөселман

Тик сәҗдәгә генә тезләнә.

 

Без тезләндек Аллаһ каршысында,

Бер ил булып аннан калыктык.

Халык булып кабат чыктык юлга,-

Тамыр тирән безнең, иман нык!

 

Булса булсын юллар сикәлтәле,

Исемебез барыр югары.

Татар иле! Яктыртып тор, зинһар,

Без үтәсе ерак елларны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100