news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Милли мәдәният музее фондлары өчен бина кирәклеге мәсьәләсен күтәрде

Ркаил Зәйдулла Милли мәдәният музее фондлары өчен бина кирәклеге мәсьәләсен күтәрде
Рамил Гали

Халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Милли мәдәният музее коллекцияләрен бергә туплау өчен бина кирәклеге мәсьәләсен күтәрде.

«Безнең «Казан» милли-мәдәни үзәге бар иде. Хәзер анда республика горурлыгы булган Милли китапханә урнашкан. Ләкин «Казан» үзәгендәге милли мәдәният музее таркалды. Анда 50 меңнән артык экспонат бар иде», – диде депутат ТР Дәүләт Советының 44нче утырышында сүз алып.

Ркаил Зәйдулла музей фондларының төрлесе төрле җирдә - Илдар Зарипов галереясында, Әмир Мәҗитов музеенда, рус фольклоры үзәгендә саклануын әйтеп узды.

«Экспонатлар аерым бер җирдә сакланырга тиеш. Бу музей фондлары өчен аерым бина кирәк», – дип сүзен тәмамлады Ркаил Зәйдулла.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелгән мәсьәләләрне мөрәҗәгать итеп формалаштырып министрлыкларга җибәрергә тәкъдим итте.

  • «Казан» милли-мәдәни үзәге 1992 елда гамәлгә куелган. Милли мәдәният музее аның кысаларында эшли иде. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә 2005 елдан бирле Казанның меңъеллыгы музей экспозициясе эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100