news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла: «Изге Болгар җыены»нда шигырь сөйләүчеләрне җылы каршы алдылар

Ркаил Зәйдулла: «Изге Болгар җыены»нда шигырь сөйләүчеләрне җылы каршы алдылар
Рифат Каюмов

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Изге Болгар җыены»нда сәхнәгә чыккан шагыйрьләрне халыкның җылы каршы алуын әйтте.

«Без ел саен киләбез. Бүген, әлбәттә, тарихыбыз, милли, дини темаларга багышланган шигырьләр дә сөйләдек. Күптән түгел Түбән Кама шагыйре Рафыйк Әхмәдиев шалтыратты. «Нишләп анда шагыйрьләр халыкка шигырьләрен укымый?» – ди. Мин программаны төзүчеләр, Мәдәният министрлыгы белән элемтәгә кердем. Безгә төп сәхнәдә чыгыш ясау өчен вакыт бирделәр. Халык бик җылы кабул итте. Киләсе елларда да шигырь укуларны үткәрергә җыенабыз, бәлки, аерым мәйданчыкта ясарбыз», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәис 2011 елны искә алды. Ул елны җыенның сценариен үзе язган булган. Анда да шигырьләр яңгыраган булган. 

Рифат Каюмов видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot