news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла: Иртән беренче эш итеп «Татар-информ» сайтына керәм

Ркаил Зәйдулла: Иртән беренче эш итеп «Татар-информ» сайтына керәм
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 6нчы июньдә билгеләп үтәчәк 35 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

«Үзебезнең халык, республикабыз язмышы белән кызыксынган һәр кеше иртән беренче эш итеп «Татар-информ» сайтына керәдер, дип уйлыйм. Мин үзем шулай», – диде Ркаил Зәйдулла.

Ул «Татар-информ» барлыкка килү – республика тормышында зур вакыйга, дип атады. «Акрын-акрын алга таба атлап, агентлык татар тормышы, Татарстандагы вакыйгаларны яктыртуда иң төп мәгълүмат чараларының берсенә әверелде. Кызыклы язмалар еш очрый. Алга барыш дәвам итә. Шулай булсын, котлыйм!» – дип әйтте Дәүләт Советы депутаты.

  • 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы хуҗалык исәбендә эшли торган мәгълүмат агентлыгы оештыру турында карар кабул иткән. Документны өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган.
  • «Татар-информ» СССР вакытында һәм Россия Федерациясендә төбәкнең беренче мөстәкыйль мәгълүмат агентлыгы булды.
  • Күп еллар дәвамында агентлык иң еш искә алына торган матбугат чаралары рейтингында алдынгы урында.
news_right_1
news_right_2
news_bot