news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Иң мөһиме – узган эшкә -салават дип йомгак ясап, киләчәккә дөрес юл эзләү

Ркаил Зәйдулла: Иң мөһиме – узган эшкә -салават дип йомгак ясап, киләчәккә дөрес юл эзләү
Солтан Исхаков

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы турында фикерләре белән уртаклашты.

«Юлламаларны дүртенче ел тыңлыйм. Быелгы юллама яңалыгы белән аерылып тора, ул озынрак та булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сүзе гамәленнән аерылмый. Бүгенге катлаулы вазгыятьтә татар сәнгате, мәдәниятенең роле турында әйтте. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында да сөйләде, бернәрсәне дә күз уңыннан читтә калдырмады. Уңышлар да күп, проблемалар да бар. Иң мөһиме: узган эшкә - салават дип йомгак ясап, киләчәккә дөрес юл эзләү», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Рәисе еллык юлламасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә дә йөкләмәләр куйды. «Көнбатыштан илебез яшьләренә тискәре идеологик йогынты ясау омтылышлары элеккечә дәвам итә. Традицион рухи хәзинәләрне юкка чыгаруга, тарихи хәтерне бозып күрсәтүгә аеруча басым ясала. Әлеге шартларда ватанпәрвәрлек тотрыклылыгыбызның какшамас нигезен тәшкил итәргә тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларына нәкъ менә шушы фикерләрне тарату мөһим, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең әсәрләре шуларга нигезләнергә тиеш», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100