news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Гаяз Исхакыйның музеен ремонтлау мәсьәләсе көн кадагында тора

Ркаил Зәйдулла: Гаяз Исхакыйның музеен ремонтлау мәсьәләсе көн кадагында тора
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Чистай районы Яуширмә авылында язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның музеен ремонтлау мәсьәләсе көн кадагында торуын, чөнки музей ачылганнан бирле аңа кул тимәгәнен әйтте.

«Көн тәртибендәге һәр мәсьәлә бик мөһим: Фәйзи Йосыпов, Гаяз Исхакый, Мөхәммәтзакир ишан Камалов, Фоат Туктаров һ.б. һәрберсе буенча аерым түгәрәк өстәлләр уздырып, фикерләшергә мөмкин. Чистайда татар мәдәниятенә караш, мөнәсәбәт бик аянычлы иде. Разил Вәлиев җитәкләгән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетның күчмә утырышы Чистайда булды. Мин анда очраклы килеп эләктем. Татар байларының күчемсез милкенең аянычлы хәлдә һәм әрәм булуы турында тапшыру әзерләделәр. Шуннан соң ниндидер хәрәкәт кузгалды. Хәзер ышанып әйтергә була: бу эш тулы куәткә бара», – диде ул Язучылар берлегендә оештырылган түгәрәк өстәлдә.

Аның әйтүенчә, Яуширмә авылына керә торган юлны төзекләндергәннәр, яңа юл салганнар. «Чистайда «Камалия», «Әмирхания» мәдрәсәләрендә укыган татар мәдәниятендә һәм иҗтимагый тормышында зур эз калдырган шәхесләргә мемориаль такталар куелды. Барлыгы ун истәлек тактасы булды. Мин аны зур эш дип саныйм, алга китүнең бер мисалы», – дип бәяләде Ркаил Зәйдулла.

«Бу гына безне канәгатьләндерми. Киләчәктә тагын нинди эшләр башкарырга була? Чөнки Чистайны беркайчан да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Ул – 1920 елларга кадәр татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган. Шул ук «Камалия» мәдрәсәсе татар дөньясына гына түгел, бөтен Россиягә билгеле», – дип билгеләп үтте Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100