news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла: Физикларны әдәбият мәйданында көтәбез!

Ркаил Зәйдулла: Физикларны әдәбият мәйданында көтәбез!
ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм Югары нефть мәктәбе матбугат үзәге фотолары

Кеше кайда гына, кем булып кына эшләсә дә, аның күңелендә иҗатка тартылу бар икән, ул һәрвакыт башкалардан бер баш өстен була. Бу фикер 24-25 гыйнварда «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технологик университетында Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгына һәм Татарстанда нефть һәм газ өлкәсендә югары белем бирү оештырылуга 70 ел тулуга багышланган шагыйрә исемендәге «Тормыш, исәнме!» традицион әдәби-музыкаль фестиваль барышында берничә мәртәбә яңгырады.

Форумда республиканың төрле уку йортларында белем алучы 12дән алып 23 яшькә кадәр укучылар һәм студентлар нәфис сүз һәм җыр осталыгында ярыштылар. Фестивальне оештыручылар – Югары нефть мәктәбе, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан язучылар берлеге. Оештыру комитеты әйтүенчә, быел нефть төбәге районнарыннан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Тукай, Әлки, Мөслим һәм башка районнардан 200гә якын гариза кабул ителгән.

Фестивальне ачып җибәрү тантанасында Югары нефть мәктәбе ректоры Александр Дьяконов, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов һ.б. катнаштылар. Жюри составында Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Миңзифа Әхмәтшина һәм Гәүһәр Хәсәнова эшләделәр.

«Студентларга нәфис сүзнең тәмен сиземләргә, яхшы әдәбиятны тоемларга өйрәтәбез»

Александр Дьяконов чыгышында бу фестивальнең инициаторы, аны моннан ике дистә ел элек башлап җибәрүче профессор Рәсимә Рәхимовага рәхмәтен җиткерде. Ул елларда нефть институтының укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Рәсимә ханым бер яктан Саҗидә Сөләйманова шигъриятен бик яраткан, тирәнтен аңлаган булса, икенче яктан студентларда туган-үскән җиргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләргә кирәк икәнен бик яхшы белгән.

– Үз илеңдә пәйгамбәр юк, дигән мәкальне беләсез инде. Дөрес түгел, бар! – диде Югары нефть мәктәбе ректоры. – Саҗидә Сөләйманова исемендәге фестиваль уздырабыз. Шул рәвешле без төгәл фәннәрне үзләштерә торган студентларга нәфис сүзнең тәмен сиземләргә, яхшы әдәбиятны тоемларга өйрәтәбез. Моннан тыш алар туган якларының тарихы, язучылары, шагыйрьләре иҗаты белән таныша. Иманым камил, безнең бүгенге фестиваль һәр катнашучы күңелендә якты, матур хисләр генә калдырыр һәм монда алган тәҗрибә сезгә алдагы тормышыгызда әле күп тапкырлар булышлык итәр, – диде ул.

«Тарихта башка андый очрак юк»

Әнвәр Маликов Әлмәт шәһәре төзелеше тарихына кыскача тукталды. Ул бирегә СССРның төрле почмакларыннан, якын-тирә авыллардан төрле белемле, төрле мәдәни карашлы, төрле традицияләр нигезендә тәрбияләнгән кешеләр җыелуы турында искә төшерде.

– Биредә ул вакытларда бик көчле энергетика була, аны әле нефтьчеләр гел арттырып, куәтләп торалар, – диде шагыйрәнең улы. – Мәдәни тормышны җайга салырга кирәк була, әдәби мохит тудырырга. Һәм менә 1955 елда әтием белән әнием Әлмәткә килеп җиң сызганып шушы эшкә алыналар. Тарихта башка андый очрак юк – өлкә үзәге, республика башкаласы булмаган кечкенә генә шәһәрчектә язучылар бүлеге оеша.

Тормыш дәвам итә, дөньялар үзгәреп тора, кичә кыйммәтле саналган әйберләр бүген башкача бәяләнергә мөмкин. Әмма ләкин «Татнефть» совет чорының иң яхшы традицияләрен саклап килә, эшли башлаган беренче көненнән бирле мәдәниятнең, әдәбиятнең үсешенә булыша, шуның өчен шартлар тудыра. Әгәр компания моны эшләмәгән булса, бүгенге уңышларына ирешә алыр иде микән? – диде ул.

«Иҗади байлыгыгыз – ул сезнеке генә, аны беркем дә тартып алалмаячак»

Ренат Мамин укучыларга, студентларга, аларның укытучыларына 30 градуслы салкыннан курыкмыйча фестивальдә җыелган өчен рәхмәт әйтте.

– Сез төрле уку йортларында төрле белгечлекләргә укыйсыз, тик сезне барыгызны да иҗат берләштерә. Бу бик яхшы фал, чөнки безнең тирән инануыбыз буенча, бу – Татарстанның тотрыклы үсеше нигезе, – диде нефть компаниясенең генераль директоры урынбасары. – Нәкъ менә шуңа күрә «Татнефть» тирән белемле белгечләр әзерләүдән тыш иҗади шәхесләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Чөнки шундый гармония булганда гына кеше дә үзенең барлык мөмкинлекләрен ача, куллана ала, предприятие дә алга таба бара, республика һәм гомумән безнең илебез тотрыклы үсештә булачак. Мин бүген монда күзләре янып торган шулкадәр күп талантлы яшьләр күреп чын күңелемнән шатланам. Белегез, сезнең иҗади байлыгыгыз – ул сезнеке генә, аны беркем дә тартып алалмаячак, – диде ул.

«Авторы фани дөньядан киткәч тә шигырьләр һаман актуаль икән, димәк, бу – чын шагыйрь булган»

Ркаил Зәйдулла тормышта шагыйрә белән күрешеп аралашырга туры килмәсә дә, Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен бала чактан укып үсүе турында әйтте.

– Кайчагында бездә ир-ат поэзиясе, хатын-кыз шигърияте дип сөйләргә яраталар. Ләкин мондый бүленеш Саҗидә Сөләйманова иҗатына кагылмый. Ул – шагыйрь! – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе. – Һәм татар поэзиясендә үзенең урынын инде күптән алды. Әгәр дә авторы фани дөньядан киткәч тә шигырьләр һаман актуаль булып кала икән, һаман кешеләрнең күңелен тибрәтә икән, димәк, бу шигырьләрне язучы чын шагыйрь булган һәм шулай булып калачак та, – диде ул.

Ркаил Зәйдулла тагын шунысына да игътибар итте, төгәл фәннәрне өйрәнгәндә дә кеше әдәби иҗат белән шөгыльләнә икән, гомумән иҗатка үзенең күпмедер вакытын бирә икән, ул, әлбәттә, аңа төп эшендә дә ярдәм итәчәк.

– Дөньяда төрле хәлләр була. Кайберәүләр инде шактый тормыш тәҗрибәсе җыйгач, һөнәрен яки бөтенләй эшчәнлек юнәлешләрен алыштыралар. Элек физиклар һәм лирикларга шартлы бүленеш бар иде. Ә кем белә, бәлки бүгенге фестивальдә катнашучыларның кайберәүләре әле әдәбият юлыннан да китәрләр. Без физикларны әдәбият мәйданында көтәбез! – дип тәмамлады чыгышын Ркаил Зәйдулла.

Осталык дәресләре һәм гала-концерт

Аннары фестивальнең бәйге өлеше башланып китте. Укучылар һәм студентлар «Нәфис сүз», «Патриотик әсәр», «Шигырь авторы» номинацияләрендә көч сынашты. Җиңүчеләрне тәбрикләүгә кадәр жюри әгъзалары Гәүһәр Хәсәнова, Миңзифа Әхмәтшина, Илшат Мингәрәев, Дамира Фәизова конкурсантлар өчен осталык дәресләре уздырдылар. Алар шигырь язу кагыйдәләреннән тыш тавыш белән ничек эшләргә, шигырь сөйләгәндә ничек тын алырга, интонация серләре, сәхнә пространствосында үзеңә ничек урын табарга, гомумән ни рәвешле образ тудырыла икәне турында сөйләделәр, үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләрен бирделәр.

Фестивальнең икенче көнендә укучылар һәм студентлар «Эстрада вокалы», «Автор җыры», «Халык вокалы», «Патриотик җыр», «Халык җырына стилизация» номинацияләрендә ярыштылар. 25 гыйнварда да шулай ук осталык дәресләре узды.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» әдәби-музыкаль фестивале җиңүчеләр катнашындагы искиткеч якты, матур, бик күркәм, иҗат кешеләренә гимн булып яңгыраган гала-концерт белән тәмамланды. Җиңүчеләр исемлеге белән Югары нефть мәктәбенең матбугат чараларында танышырга мөмкин.

Резеда Шәмсуллина

news_right_1
news_right_2
news_bot