news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла дүрт томлык татар шигърияте антологиясен чыгарырга тәкъдим итте

Ркаил Зәйдулла дүрт томлык татар шигърияте антологиясен чыгарырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кремльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында татар шигърияте антологиясен чыгару тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Ул антологиянең 1956 елда бер томда чыкканын, 1992 елда ике томда чыкканын искәртте.

«Хәзер 30 елдан артык вакыт узды, яңа авторлар барлыкка килде, бик күп эзләнүләр, мөһаҗирлектә иҗат ителгән шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнә галимнәр. Татар шигърияте антологиясе борынгы чордан алып бүгенге чорга кадәр дүрт томлык булып эшләнсә, безнең мәдәниятнең бер казанышы булыр иде. Аны рус телендә дә чыгарсак, яхшы булыр иде, аннары калган телләрне дә карарга була», – диде Ркаил Зәйдулла. 

Әлеге басмага куар-кодлар, шигъри видеоматериаллар, әдәбият белгечләренең комментарийларын кертү күздә тотыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «әзерлек бармы соң», дип сорады. «Әлбәттә, бу зур хезмәт. Без бергә бу эштә Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә катнашачакбыз», – диде Ркаил Зәйдулла. «Яхшы, әзерләгез», – дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100