news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Беренче шигырьләрем «Ялкын» журналында басылып чыккан иде

Ркаил Зәйдулла: Беренче шигырьләрем «Ялкын» журналында басылып чыккан иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла «Ялкын» журналының тормышта мөһим роль уйнавын әйтте. Бу хакта ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын» фест балачак фестивалендә сөйләде.

«Беренче шигырьләрем «Ялкын» журналында басылып чыккан иде. Мәктәптә укыган чагында журнал «Чаткы» конкурсын уздырды. Шунда мин ел саен диярлек җиңүчеләр рәтендә булдым. Җиденче сыйныфта укыганда журнал редакциясенә килдем. Ул вакытта Разил Вәлиев җаваплы секретарь иде, әдәбият бүлегендә Фәннүр Сафин эшли иде. «Чаткы» конкурсында җиңүчеләргә китап нәшриятында чыккан яңа китаплар җибәреп тора иделәр. Китапларны укып, шигырьләрне ничек язарга кирәк икәнлеген аңлый идем. Үзенә күрә бер әдәби дәрес булды ул», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул «Ялкын» журналының бик кадерле булуын әйтте. «Журналда балалар өчен язучыларның озын повестьләре чыга иде. Аларны сан саен көтеп ала идек, чөнки өзекләргә бүлеп бастыра иделәр. Иң кызык җирендә тукталып кала иде ул... Минемчә, бик мавыктыргыч алым булган. Хәзер балалар өчен язылган әсәрләр җитми. Журнал белән балаларның элемтәсе җитми кебек тоела миңа», - диде.

«100 еллык юбилейда бәйрәм көнне тәнкыйть сүзләрен әйтәсем килми, ул үзенең миссиясен башкара. Мин үскән заман – үзгә заман иде. Хәзер бүтән заман. Без үскәндә интернет та юк иде, телевидениедән ике канал күрсәтә иде, Казан радиосын тыңлый идек. Бүтән мәгълүмат чыганаклары булмады. «Ялкын» журналы яңа балалар өчен язылган әдәби әсәрләрне дөньяга чыгарырга тиеш, минемчә. Ләкин, кызганыч, хәзер махсус балалар өчен әйбәт язучылар юк кимәлендә. Әгәр дә без бәләкәй укучыларыбызны югалтабыз икән, димәк, өлкән укучыларны да киләчәктә югалтабыз, дигән сүз», - дигән фикердә Ркаил Зәйдулла.

  • «Ялкын фест» – балачак фестивале «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган. Фестивальдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кунакта булды. Ул редакциягә Татарстан Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
  • Фестиваль кунаклары аш-су остаханәләре, блогерлар, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгаларында катнашты. «Алдынгылар» мәйданчыгында республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фестиваль программасы кысаларында көн дәвамында күпсанлы мәйданчыклар эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100