news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла «Бердәм Россия»нең праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды

Ркаил Зәйдулла «Бердәм Россия»нең праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин (Зәйдулла) «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү процедурасында катнашу өчен документлар тапшырды. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның халык шагыйре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе «Бердәм Россия» тарафдары булып тора һәм республика парламентында аның фракциясен тәкъдим итә. Ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе иясе.

Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 12 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 79 гариза кабул ителгән. Кандидатларның күбесенә 31-40 яшь. Аларның 11е даими нигездә депутат, 5 дәүләт хезмәткәре, 4 махсус хәрби операциядә катнашучы һәм 3 студент.

Алдан тавыш бирү процедурасы «Бердәм Россия»дән республика парламентына сайлауда катнашырга планлаштыручылар өчен мәҗбүри. Кандидатлар 20 майдан 26 майга кадәр рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән сайлана. Аның нәтиҗәләре 27 майда игълан ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100