news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла Алматыда Халыкара форумда катнашты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Алматыда күренекле казах шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Олҗас Сөләймановның 90 яшьлек юбилеена багышланган Халыкара форумда катнашты һәм чыгыш ясады. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда Казахстан, Франция, Россия, Азәрбәйҗан, Төркия, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кытай һәм башка илләрдән килгән мәдәният, фән, әдәбият вәкилләре катнашты.

Тантаналы чаралардан соң Олҗас Сөләйманов хастаханәдә Ркаил Зәйдулла белән Азәрбайҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаевны кабул итте һәм аларга үз исемендәге алтын медальләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot