«Әлмәт театры бөтен Россия киңлегендә алдынгы театрларның берсе дип саныйм. Кемдер әйткән: театры булган халык кына милләт була, театры булмаган халык иләк була. Без Әлмәттә театр барлыкка килү тарихын карадык – театр шәһәр белән бергә үскән. Ул чактагы шартлар, хәзерге белән чагыштырганда, күк белән җир аермасы. Хәзер мөмкинлекләр бездән алда килеп эшләгән сәнгать әһелләренә, кызганыч ки, эләкмәгән. Киләчәктә мөмкинлекләр тагын да зуррак булсын.
Әлбәттә, Чехов: «Театр кием элгеченнән башлана», – дип әйткән. Дөрес тә сүз инде ул бер караганда. Икенче караганда, минемчә, театр пьесадан башлана. Мин моны язучы-драматург буларак әйтәм. Бу мәсьәләдә төрле кешенең фикере төрлечә булырга мөмкин – режиссер үзенчә уйлый, артистлар – үзләренчә. Пьеса драматургныкы булса да, спектакль булып җитешкәндә, ул коллектив хезмәткә әйләнә. Чөнки аңа бик күп кешенең хезмәте кергән. Хәзер инде «режиссер театры» китте. Мәрхүм Сәлимҗанов һәр чыгышында: «Театрның умыртка сөяге – артистлар», – дип әйтә иде. Без дә артистларга рәхмәт әйтик. Театрда спектакль чыкканда бик күп кешенең хезмәте керә – аларга да рәхмәт әйтик.
Мин монда әдәбият белән театрның бергәлеге турында тәфсилләп озак сөйли алыр идем. Спектакль кую – үзе үк әдәбиятны популярлаштыру. Без Фәридә ханымга да бик зур рәхмәтле. Алар өлкән язучыларга багышлап театраль композицияләр эшлиләр. Марсель Галиевка багышланган әдәби кичә истә калган. Язучыларның иҗат кичәләрен дә Әлмәт театры артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Язучылар берлеге исеменнән котлыйм. Без бергә!» – ди ул.
Әлмәт театрының 80 еллык юбилей кичәсенә багышланган Рузилә Мөхәммәтова язмасын «Интертат» сайтында укый аласыз.