Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла: Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы – мәңгелек һәм һәрвакыт актуаль
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР халык шагыйре Ркаил Зәйдулла да сүз алды.
«Хөрмәтле кан кардәшләр, кунаклар! Ел саен без шулай итеп Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу митингына җыелабыз. Һәм һәрчак алар турында сөйләрлек яңа сүзләр табабыз. Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы – мәңгелек һәм һәрвакыт актуаль булып калачак. Алар кылган каһарманлык милли аңы булган һәркемне дулкынландырып торадыр, дип уйлыйм мин. Чөнки шундый шартларда оешып үлмәс шигырьләр язганнар. Үзләренең нык рухлы татар уллары икәнлеген күрсәткән күренеш башка халыклар тарихында юк. Җәлил үзенең шушы рухташларының күбесен белгән», – дип сөйләде ул.

Ул шулай ук Җәлилнең Мәскәү шәһәрендә «Октябрь баласы» журналын чыгарган чакларын да искә төшерде.
«Мәскәүдә 20-30нчы елларда «Октябрь баласы» дигән журнал чыгарганда шул ук Әхмәт Симайлар, Гайнан Кормашлар, Абдул Алишлар аңа шигырьләрен җибәреп торганнар. Уңышлыларын Муса Җәлил басма битләрендә нәшер иткән. Киңәшләр биреп хатлар да язган. Аннары дошман тоткынлыгында да ул шушы кешеләрнең рух ныклыгына ышанган һәм үзе янына туплаган. Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын», – диде ул.
Чара барышында шулай ук Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә апа иҗат иткән мөнәҗәтләргә нигезләнеп язылган «Бишек җыры» яңгырады. Аның көй авторы – композитор Миләүшә Хәйруллина, җырлады ТР атказанган артисты Алсу Фәйзуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз