news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдуллин: Татарстан Президентына дәгъва итүчеләр татар телен белергә тиеш

Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, белмәгән килеш белдем дип әйтүче кеше халыкны ачыктан-ачык алдый дигән сүз.

Ркаил Зәйдуллин: Татарстан Президентына дәгъва итүчеләр татар телен белергә тиеш

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты вазифасына дәгъва итүчеләр татар телен белергә тиеш. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында үз чыгышында шушы мәсьәләгә басым ясады.

«13 сентябрь — Президент сайлаулары. Хәзерге Президенттан кала, шушы югары урынга тагын берничә кеше дәгъва итә. Ләкин җәмәгатьчелектә ул дәгъвачыларның татар телен белүе шик уята. Ә сез беләсез: Конституциянең 91 нче маддәсендә акка кара белән, Президент ике дәүләт телен белергә тиеш, дип язылган. Язылган, ә механизмнары юк», — ди депутат.

«Берсе ипи-тозлык, чәй-шикәрлек беләм ди, икенчесе Фәрит Мөхәммәтшин да соң гына өйрәнде, мин дә аның кебек булам, ди, ләкин генийлар бик сирәк була бит. Андый сүзгә генә ышанып, белмәгән килеш белдем дип әйтүче халыкны ачыктан-ачык алдый дигән сүз, халык нәрсә көтәргә тиеш?» — ди Ркаил Зәйдуллин.

Ул кичә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татарча чыгыш ясаган Камил Ногаевны телгә алды. «Аның үзебездән башларга кирәк дигән сүзе ошады, депутатлар, сезнең арада яртысыннан артыгыгыз татарча беләсез бит. Ешрак татарчага күчсәгез, халыкның күңеле булыр иде», — дип мөрәҗәгать итте депутат. 

news_right_1
news_right_2
news_bot