news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге юбилеен театрда да үткәрергә була иде дип саный

Татарстан депутаты залларда әдәби кичәләр, юбилейларга багышланган чаралар булып торуына басым ясады.

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге юбилеен театрда да үткәрергә була иде дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллыгына оештырылган бәйрәмне театрда халык белән аралашу форматында да уздырырга мөмкин иде дип саный. Бу хакта ул Корстон күңел ачу үзәгендә үткән тантанада “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Язучылар берлеге тантанасын халык белән аралашу форматында, әйтик, берәр театрда да уздырырга мөмкин иде. Ләкин ул, ничектер, соңгы биш ел эчендә шулай булды. Дөресен әйткәндә, хәбәрдар түгелмен. Монда инде, чакырылган кунаклар да шактый. Татар әдәбияты дуслары дип аңлыйм мин аларны. Шуңа күрә зур әһәмият бирмим”, - диде ул.

Ркаил Зәйдулла залларда әдәби кичәләр, юбилейларга багышланган чаралар булып торуына басым ясады. “Менә утызында, Алла бирсщ, Тинчурин театрында Зиннур Мансуровның 70 яшьлегенә багышланган кичә була. Әдәби процесс белән кызыксынган кешеләргә “компенсация” булыр. Анда, гомумән, татар әдәбиятының бүгенге барышы күрсәтеләчәк”, - диде ул.

Депутат Татарстан Язучылар берлегенең максаты – татар әдәбиятын таныту, пропагандалау икәнлеген әйтте. “Мин аны өлкән язучыларга ярдәм итү оешмасы буларак та күз алдына китерәм. Хәлдән килгәнчә боларны чынга ашырырга тырышалар инде”, - ди ул.

“Беләсезме, бер вакыт җитә – язучы тормышында бер этап башлана, ул Язучылар берлегеннән башка да яши, иҗат итә ала. Мин – шундый язучылардан, каләм хакына яшәп ятам. Бигрәк тә театрлар белән дус, хезмәттәшлек итәм. Шуңа күрә Язучылар берлеге – аңа карап тора торган бердәнбер оешма түгел”, - диде Ркаил Зәйдулла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100