Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллинның 85 еллыгын илкүләм билгеләп үтәргә өндәде
Драматургның тууына 85 ел 2020 елның 25 августында тулачак.

(Казань, 4 май, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). 2020 елның 25 августында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 85 ел тулачак. «Без бу вакыйганы республика күләмендә, татар дөньясында зурлап билгеләп үтәргә тиешбез», - диде Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла язучыны искә алу җыенында.
Бүген Татарстанның Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылындагы туган йортында Туфан Миңнуллинны искә алдылар. 2 май – аның вафат булган көне. Авылга Казаннан язучылар, артистлар, туганнары кайтты. Авыл халкы йорт-җирне җыештырып, кунакларны каршы алды. Кызы – Әлфия Миңнуллина-Юнысова биредә Коръән ашы уздырды.
Ркаил Зәйдулла киләсе елда драматургның юбилей елы булачагын искәртте.

«Җир йөзендә шундый кешеләр бар: вафат булгач та туганнарын, кардәшләрен, халкын берләштереп торалар. Туфан Миңнуллин шундый кеше. Аның гомере, иҗади мирасы шуны дәлилләде. Якташларына, авылдашларына рәхмәт - язучының якты истәлеген саклыйлар. Туган көнендә, вафат булган көнендә дә хөрмәтләп искә алалар. 85 еллыгын бөтен ил күләмендә үткәрергә иде», - диде Ркаил Зәйдулла.
Ул Мәрәтхуҗадагы Туфан Миннуллин йорты Тау ягының милли-мәдәни үзәге булырга лаек дип белдерде. «Кама Тамагы районы һәм Мәрәтхуҗа авылы Арча, Актаныш яклары кебек татарларның рухи көч бирә торган милли-мәдәни үзәге булырга лаеклы», - диде язучы. Ул авылдагы Туфан Миңнуллин төзегән йортлар рәсми рәвештә музей статусы алыр һәм киләчәктә дә татар халкына хезмәт итәр дигән теләкләрен ирештерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз