Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Татарның идеологиясе - минем өем күршенекеннән әйбәтрәк булырга тиеш
Язучы фикеренчә, шушындый идеология булган төбәкләрдә татар халкы рухи һәм матди яктан бай яши.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Язучы, шагыйрь, драматург, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла татар халкы Көньяк Кореядагы кебек, ягъни "минем өем күршенекеннән яхшырак булсын" дигән девиз белән яшәргә тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.
“Күтәрелеп китәр алдыннан Көньяк Кореядә нинди идеология булган? Минем өем күршенекеннән әйбәтрәк булырга тиеш. Татарда да шулай. Безнең урам күрше урамнан әйбәтрәк булырга тиеш. Безнең авыл күрше авылдан әйбәтрәк булырга тиеш. Безнең ил бүтән илләрдән әйбәтрәк булырга тиеш - менә шундый идеология. Бу безнең татарның канына сеңгән. Мин инде әдәбият кешесе буларак сөйлим, аны әдәбиятта, чагылдырырга һәм шундый стереотипны ныгытырга кирәк. Ул безнең халыкка хас. Мин туып-үскән якларда ул шулай", - дип белдерде язучы һәм үзенең туган ягын - Чувашиянең Батыр, Комсомол районнарындагы татар авылларын мисал итеп күрсәтте. Ркаил Зәйдулла фикеренчә, бу идеология булмаган төбәкләрдә алга китеш юк.
Ләкин бөтенесендә дип әйтмәс идем. Кайбер якларга барып төшәсең, авыл хәрабә хәлендә, анда бу идеология юк. Авылда хәзерге яшьләр, киләчәк буын – сыер асрамый, хәтта тавык та тотмаган йортлар бар. Ул бит инде гайре табигый хәл. Бәрәңге бакчасы бар. Бәрәңгене тутырып утыртмыйлар. Үзләренә җитәрлек берничә түтәл генә утыртлар да, калганына печән, үлән чәчәләр. Хәзер безнең татар эшчән дигән шушы миф җимерелеп төште. Татар сәүдә ярата, сәүдәгәр халык дигән миф та бар иде. Ул да җимерелде. Чөнки базарларга чыгыгыз, анда татар булса да, әзәрбайҗаннарның товарын, җиләк-җимешен сата”, - дидиде ул.
Язучы фикеренчә, шушы идеология милләтнең яшәешенә йогынты ясый. “Мин татарның эшчән халык булуына ышанып үстем. Бу мифлар күбрәк әдәбиятта туа. Халыкка әнә шундый идеологияне таратырга кирәк. Әле күптән-түгел язучыларны үземнең туган якларга алып кайттым. Тукай авылында булдык. Анда балалар мәктәпкә сыймый. Авыл арта бара, йортлар саны күбәя. Урмай шулай ук. Мәчет арты мәчет, мәчет салу бит ул әле динлелек кенә түгел, авылның статусы да. Шыгырдан да шулай ук. Димәк, бу идеология эшли, шуны безнең татар милләтенә таратырга кирәк”, - ди язучы.
Ркаил Зәйдулла белән интервьюның тулы вариантын биредә укырга мөмкин.
- Ркаил Зәйдулла (Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин) — татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. 1962 елның 23 гыйнварында Чуваш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Укытучы, төзүче, журналист булып эшли. 1989 елдан "Идел" журналында эшли, 2017 елдан - "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакторы. Беренче китабы 1984 елда чыга. 1988 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 2010 елда - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз