Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикер — искелек штампы
Язучы фикеренчә, рус мохитендә яшәгән бала рус телен белмичә кала алмый.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикерне искелек штампы дип атады.
«Миңа Оренбург өлкәсенең данлыклы Татар Каргалысы авылында булырга туры килде. Татар балалары йөргән бакчада мәктәп директоры күрсәтмәсе нигезендә бөтен чаралар рус телендә бара. Янәсе, бала мәктәпкә килгәндә рус телен әйбәт белергә тиеш, чөнки киләчәктә имтиханнар рус телендә булачак. Бу бик иске штамп. Элек, бәлки, татарча укыган бала рус телен начар белгәндер. Хәзер бит бөтен мохит рус телендә», — диде Ркаил Зәйдулла.
Язучы фикеренчә, рус мохитендә яшәгән бала рус телен белмичә кала алмый. «Бүгенге көндә балаларга татар телендә аралашу җитмәгән шартларда, киресенчә, татарча укытырга кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз